Бер көнне биш әгерҗеле эшле булды
Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында узган вакансияләр ярминкәсендә "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз", "Луч", "Сфера" проект-төзелеш берләшмәсе", "Булгар" ширкәтләренең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре әгерҗелеләргә эш урыннары тәкъдим иттеләр. Электр-газ белән эретеп ябыштыручы, монтажчы, балта остасы, штукатур-маляр, электрик, кран-манипулятор машинисты, агроном, эколог, машина йөртүчеләр, ветеринария фельдшеры, баш ревизор - менә шушы вазифаларны башкарырга хезмәткәрләр кирәк бүген....
Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында узган вакансияләр ярминкәсендә "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз", "Луч", "Сфера" проект-төзелеш берләшмәсе", "Булгар" ширкәтләренең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре әгерҗелеләргә эш урыннары тәкъдим иттеләр.
Электр-газ белән эретеп ябыштыручы, монтажчы, балта остасы, штукатур-маляр, электрик, кран-манипулятор машинисты, агроном, эколог, машина йөртүчеләр, ветеринария фельдшеры, баш ревизор - менә шушы вазифаларны башкарырга хезмәткәрләр кирәк бүген. "Булгар" шикрәтендә эш күләме арту сәбәпле, җитештерү буенча директор урынбасары, технолог, ипи пешерүчеләр, кондитерлар, диспетчер, төргәкләүчеләргә кытлык икән.
Эш эзләп килүчеләр эш бирүчеләр белән әңгәмә кордылар, эш шартлары, хезмәт хаклары белән кызыксындылар. Шулай ук Ижау һәм Кече Пургадан вакансияләр турындагы мәгълүмат белән таныштылар. Россиянең теләсә кайсы төбәгендә эш табарга ярдәм итүче "Россиядә эш" порталы турында алып барылган әңгәмә дә аларга файдалы булгандыр.
Бу көнне барлыгы 27 кеше эш эзләп килгән иде. Аларның бишесе күңеленә хуш килгән эш урыны тапты.
Гөлнара ХУҖИНА,
әйдәп баручы инспектор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев