Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бер укучылы мәктәп

35 хуҗалыклы Гали авылында укытучы өе-мәктәп барлыгын күбегезнең ишеткәне юктыр, мөгаен. Бу авылга сәфәребезнең максаты да укытучы Илзирә Габдрахманованың өендәге әлеге мәктәп белән танышу иде. Укытучы өендә - мәктәп "Районда укытучы өендә мәктәп булдыру яңалык түгел инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән моннан берничә ел элек Мукшур, 2010-2011 уку...


35 хуҗалыклы Гали авылында укытучы өе-мәктәп барлыгын күбегезнең ишеткәне юктыр, мөгаен. Бу авылга сәфәребезнең максаты да укытучы Илзирә Габдрахманованың өендәге әлеге мәктәп белән танышу иде.
Укытучы өендә - мәктәп

"Районда укытучы өендә мәктәп булдыру яңалык түгел инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән моннан берничә ел элек Мукшур, 2010-2011 уку елында Сокманда шундый башлангыч мәктәп эшләде. Ә 2011-2012 уку елы алдыннан Галидә дә бу типтагы мәктәп ачу көн кадагында торган мәсьәлә булды. Чөнки биредә башлангыч сыйныфта нибары бер укучы белем ала. Якын киләчәктә мәктәпкә керүче бер генә бала да юк", - ди район мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина.
Авылда балалар саны 4тән ким була икән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучы өендә мәктәп булдыруны рөхсәт итә. Чөнки балалар саны аз, бигрәк тә бер укучы гына булганда мәктәп тоту бик күп чыгымнар сорый. Ә башлангыч сыйныф укучысын берничә чакрым ераклыктагы башка авыл мәктәбенә йөртү рөхсәт ителми.
Укытучы өендәге мәктәп үзен аклый да. Кечкенә авылдагы мөгаллим дә эшли, коммуналь хезмәтләргә түләүгә ташламалар да каралган. Республикада мондый мәктәпләр шактый.
Чын мәктәп кебек
Габдрахмановларның шәхси хуҗалыгына килеп кергәч, иң беренче мондагы тәртип-пөхтәлеккә күз төште. Ике яклы өйнең залын урталай бүлгәннәр дә шуның бер ягын мәктәп иткәннәр. Без килеп кергәндә Илзирә Илгиз кызы 4 сыйныф укучысы Ләйсән Рамазановага әдәби уку дәресеннән яңа тема аңлата иде. Бик сөенеп каршыладылар алар безне. "Ләйсән берүзе генә булгач, аңа бераз күңелсезрәк инде. Аралашырга, уйнарга да иптәш юк. Шуңа күрә кунакларны бик ярата ул", - ди укытучы апасы Илзирә ханым. 10 квадрат метр мәйдан нәкъ сыйныф бүлмәсен хәтерләтә. Парта, укытучы өстәле, язу тактасы бар, компьютер Интернетка тоташтырылган. Хәтта дәрескә чакырып кыңгырау да шалтырый. Уку почмагы да ясап куйганнар. Сыйныфтан тыш дәрестә Казанда узачак Универсиада турында өйрәнгәннәр һәм шул темага стенд та эшләп куйганнар. Әлеге мөһим чара турында бик күп мәгълүмат белән танышырга була анда.
Бу укучы кыз бердәнбер булгач, укытучы апасы һәр дәрестә өй эшен тикшерә, такта каршына чыгарып сөйләтә. Монда миннән сорамас әле дип уйлау һич мөмкин түгел. Ә шулай да Ләйсән: "Илзирә апа - бик әйбәт укытучы. Ул миңа әнием кебек якын. Шелтәләп алса да, үпкәләмим. Укытучы шундый булырга тиештер инде, - ди. - Аннан соң миңа начар укырга ярамый. Әнә карагыз әле, миңа Президентларыбыз Владимир Путин белән Рөстәм Миңнеханов "карап тора" бит", - ди портретларга ишарәләп. "Әлбәттә, бер генә балага белем бирүе авыррак. Чөнки белем дәрәҗәсен башкалар белән чагыштырып булмый. Ләйсәннең үзенә дә җиңел дип әйтә алмыйм. Чөнки аңа көн саен өй эшләрен ныклап әзерләргә кирәк. Ул бит укытучы сораганда парта астына качып та, башын иеп тә кала алмый. Әмма Ләйсәнгә шәхси якын килеп белемне ныграк бирә алуыма һәм аның да материалны ныклап туплый алуына сөенәм", - ди Илзирә ханым.
Ләйсән яхшы укый. Девәтернәдә яшьтәшләре белән бергә математикадан "Зирәк көңгерә", татар теленнән "Зирәк тиен", математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән мониторингта катнашкан һәм укытучысын яхшы гына күрсәткечләр белән сөендергән. Бәйрәмнәрне аеруча көтеп ала Ләйсән. Чөнки бу көнне алар укытучы апасы белән Девәтернә мәктәбенә баралар. Ләйсәннең осталыгына, матур итеп шигырь сөйләвенә яшьтәшләре дә сокланалар.
Әнисе Рәсимә ханым да кызының укуы белән һәрдаим кызыксынып тора. Бик еш кына дәресләргә килә, ата-аналар җыелышы да уза биредә. "Илзирә Илгизовнаның кызыбызны үз баласыдай итүенә сөенәбез. Уңышларын да, йомшак якларын да белеп торабыз. Ләйсән укытучысын яратмаса, мәктәпкә ашкынып бармас иде. Иртәнге сәгать 7 тулгач ук өйдән чыгып китә", - ди Рәсимә ханым.
Укытучы апасы, әлбәттә, Ләйсәнгә күңелсезләнергә ирек бирми. Әнә, кыш буе икәүләшеп рәхәтләнеп чаңгыда йөргәннәр. Элекке мәктәп бинасына карап анда укыган чакларын да искә алганнар. Тәнәфесләрдә кызыклы китаплар укыйлар, саф һавада йөреп керәләр. Ә озын тәнәфестә укытучы апасы Ләйсәнне тәмле ризыклар белән сыйлый.
Хәзер җәйге каникулны, ә аннан соң яңа уку елын көтә Ләйсән. Чөнки 1 сентябрьдән ул да өч авылдашы белән Девәтернә мәктәбенә йөреп укыячак. Илзирә апасын да әлеге мәктәптә эш көтә. Димәк, Ләйсән беренче укытучысы белән анда да бергә булачак әле.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев