Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бердәм мәктәп формасына күчәбез

ТР Министрлар Кабинетының "Башлангыч гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча белем алучыларның киеменә карата таләпләрне билгеләү" карары проекты нигезендә яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә бердәм мәктәп формасына күчү планлаштырыла. "Һәр мәктәпнең - үз йөзе, үз формасы. Форманың нинди булачагын мәктәп советы, ата-аналар комитеты укытучылар, укучылар белән берлектә...

ТР Министрлар Кабинетының "Башлангыч гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча белем алучыларның киеменә карата таләпләрне билгеләү" карары проекты нигезендә яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә бердәм мәктәп формасына күчү планлаштырыла.
"Һәр мәктәпнең - үз йөзе, үз формасы. Форманың нинди булачагын мәктәп советы, ата-аналар комитеты укытучылар, укучылар белән берлектә үзләре сайлый. Безнең район мәктәпләрендә нигездә күпчелек укучылар без элекке елларда кигән формага - көрән күлмәк, ак, кара алъяпкычка өстенлек бирәләр", - ди район мәгариф идарәсе бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина.
Без мәктәпләрнең бу карарны ничек үтәүләр белән кызыксындык.
3нче шәһәр мәктәбендә бердәм мәктәп формасына күчүне өч ел элек башлаганнар иде инде. "Мәктәп формасына күчә башлаганчы, һәр класста ата-аналар җыелышы уздырдык. Әти-әниләр белән киңәшләшкәнән соң, форманың гомуми рәвеше, фасоны, төсе турында мәктәпнең үз положениесын булдырдык. Әлеге положениедан күренгәнчә, башлангыч сыйныфта укучылар йә сарафан һәм блузка, йә блузка белән итәккә өстенлек бирәләр. Ә 5-11 сыйныф укучылары исә "ретро-форма", ягъни күлмәк белән алъяпкычны сайладылар. Күпләр күлмәкнең көрән төстәгесен сайладылар, зәңгәр төстәгеләренә өстенлек бирүчеләр дә бар. Безнең мәктәп тулысынча бертөсле форма киеп йөрми, ә менә һәр сыйныфның - үз формасы", - ди мәктәп директоры Резидә Фәрхетдинова. Нинди мәктәп формасын сайлауларына карап, бәясе 1200-2500 сум тирәсендә тирбәлә. Кемдер форманы "Әгерҗе" сәүдә йортыннан ала, кемдер - базардан. Ә быел күпчелек укучыларны "Пятерка" сәүдә йортында урнашкан "Мәктәп формасы" бүлеге киендерә икән. "Мәктәп формасын үз куллары белән теккән укучыларыбыз да бар. Технология укытучысы Галина Паймикина җитәкчелегендә теккән формалар бик матур килеп чыга", - ди Резидә Салиховна. ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттәховның: "Безнең татарның милли традицияләре бар. Ашарга әзерләгәндә дә безнең татар хытын-кызлары яулык бәйләргә өйрәнгән. Шуңа күрә мәктәпкә яулык бөркәнеп йөрергә теләүче мөселман кызлары бар икән, йөрсеннәр", - дигән сүзләренә ияреп, бу мәктәптә дә кызларның мөселманнча яулык бәйләп йөрүләрен тыймыйлар.
Салагыш мәктәбендә дә узган ел ук бөтен мәктәп укучылары бертөсле формада йөргән. "Әти-әниләр мәктәп формасы кертү турындагы тәкъдимне бердәм хупладылар. Шуңа күрә узган ел ук бөтен кызларыбыз күлмәк белән алъяпкыч, малайлар костюм-күлмәктән йөрделәр. Быелгы уку елында да безнең мәктәптә шушы форма сакланачак", - ди мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов.
Башка мәктәпләрдәге әти-әниләр дә бердәм мәктәп формасы кертелүенә сөенәләр генә. Беренчедән, бердәм форма - үзе бер матурлык бит ул. Икенчедән, ата-ана кесәсенә дә җиңелгәрәк туры килә. Өченчедән, сыйныфтагы барлык укучылар социаль яктан тигез булачак бит.

Дәреслекләр бушлай бирелә
Яңа уку елы башланырга бер ай гына вакыт калып барганлыктан, мәктәп формасы гына түгел, уку әсбаплары алу проблемасы да борчыйдыр ата-аналарны. "Узган елдагы кебек үк, быел да укучылар дәреслекләр белән бушлай тәэмин ителәчәк. Дәреслекләр мәктәп китапханәсеннән биреләчәк. Уку әсбаплары районга кайта башлады инде. Әти-әниләргә бары тик атлас, контурлы карта, эш дәфтәре кебек укучылар үзләре эшли торган уку кирәк-яракларын гына сатып алырга туры киләчәк", - диделәр район мәгариф идарәсендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев