Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Беренче балага пособие күләме күпме була

Яңа елдан Россиядә беренче бала туу уңаеннан ай саен түләү кертелә. Айлык түләү хокукына 2018 елның 1 январеннан соң бала тудырган йә уллыкка, кызлыкка бала алган хатын-кызлар ия. Ананың Россия Федерациясе гражданлыгы булуы һәм РФ территориясендә яшәве мәҗбүри. Тагын бар шарт - гаиләдәге һәр кешегә уртача керемнең 13713 сумнан артмавы....

Яңа елдан Россиядә беренче бала туу уңаеннан ай саен түләү кертелә.

Айлык түләү хокукына 2018 елның 1 январеннан соң бала тудырган йә уллыкка, кызлыкка бала алган хатын-кызлар ия. Ананың Россия Федерациясе гражданлыгы булуы һәм РФ территориясендә яшәве мәҗбүри. Тагын бар шарт - гаиләдәге һәр кешегә уртача керемнең 13713 сумнан артмавы.

Беренче бала өчен 2018 елда айлык түләү күләме - 8490 сум. Аны билгеләүгә бала туганнан соң алты ай узганчы мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай булганда түләү бала туган көннән билгеләнә, башка очракларда - мөрәҗәгать иткән көннән алып.

Ай саен түләүне рәсмиләштерү өчен социаль яклау органына түбәндәге документларны алып килү шарт: бала туу (уллыкка йә кызлыкка алу) турында таныклык, гаилә әгъзаләренең керемнәре турында документ, банктагы счет реквизитлары. Гариза бирүченең паспорт белән килүе сорала.

Тулырак белешмә алу өчен телефоннар - 24233, 22832.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев