Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Беренче баласы туган гаиләләргә ай саен ун мең сум акча түләргә мөмкиннәр

Россия Президенты Владимир Путин "Ана капиталы"н 2021 нче елның 31 нче декабренә кадәр озайтырга һәм беренче баласы туган гаиләләргә сабыйга 1,5 яшь тулганчы ай саен 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул Президент каршындагы координация советы утырышында җиткерде. Ил башлыгы әйтүенчә, ай саен түләнәсе акча төбәктәге яшәү...

Россия Президенты Владимир Путин "Ана капиталы"н 2021 нче елның 31 нче декабренә кадәр озайтырга һәм беренче баласы туган гаиләләргә сабыйга 1,5 яшь тулганчы ай саен 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул Президент каршындагы координация советы утырышында җиткерде.

Ил башлыгы әйтүенчә, ай саен түләнәсе акча төбәктәге яшәү минимумына бәйле булачак. Киләсе елга ул, уртача алганда, 10 мең 523 сум булачак. 2019нчыда - 10 мең 836, 2020нчедә исә 11 мең 143 сумга җитәчәк. "Әмма бу ярдәм адреслы булырга тиеш. Беренче чиратта, чыннан да мотаҗлыгы булган кешеләргә ярдәм итү гадел булачак", - дигән Путин. Мондый ярдәм күрсәтү дәүләт казнасына өч елга 114,5 миллиард сумга төшәчәк.

Россия Президенты Ана капиталының вакытын озайту гына түгел, аны куллану мөмкинлекләрен арттырырга да тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев