Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Беркем дә, берни дә онытылмый

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Әгерҗенең Үзәк мәйданында узган тантаналы чара әнә шул фикер белән үрелеп барды.

Мәктәп укучылары катнашында күрсәтелгән сәхнәләштерелгән күренеш дәһшәтле сугыш башлануын, совет солдатларының фронттагы һәм тылдагы каһарманлыгын,Бөек Җиңүнең күпме югалтулар бәрабәренә яулануын күзалларга ярдәм итте.   

Тантанада катнашкан Бөек Ватан сугыш ветераннарын, аларның тол хатыннарын, тыл батырларын, сугыш чоры балаларын, бәйрәм кунакларын район башлыгы Валерий Макаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, районның Ветераннар советы рәисе Равия Лутошкина, хәрби комиссар Илгиз Галиев сәламләделәр. Альберт Галимҗанович Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлавын укып җиткерде.

Яу кырында һәм тыныч тормышта вафат булган батыр солдатларны искә алу, алар хөрмәтенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу – болар барысы да беркемнең дә, бернинең дә онытылмавын ачык күрсәтте.

Тантанада ике хөрмәтле ветеранга – Нури ага Мистахов һәм Сәүбән ага Миңнехуҗинга җитәкчеләр “Фидакарь хезмәт өчен“ медален тапшырдылар. Сүз уңаеннан: Нури ага Казанда ветераннарны хөрмәтләү тантанасында да катнашып кайтты.

  • Минем андый күркәм чарада берничә тапкыр булганым бар инде. Андагы хөрмәтләүләр, олы игътибар озак вакытларга җитәрлек рухи көч бирә, – диде Нури ага.

Аннан бәйрәм рухы йортларга таралды. Кемдер илебезгә Бөек Җиңү китергән якынының каберен зиярәт кылгандыр, кемдер табын артында хәтер яңарткандыр бу көнне. Ничек кенә булмасын, Хәтер яши. Һәм ул безгә тыныч тормыш бүләк иткән  батырларның данын буыннардан буыннарга тапшырырга ярдәм итә.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев