Бертуган Гөлнара, Гөлфия һәм Гөлия үзләрен белә-белгәннән бирле җырлыйлар
Икесе – бухгалтер, төпчекләре укытучылыкка укысалар да, җыр – гомерлек юлдашлары
Алар үзләрен белә-белгәннән бирле җырлыйлар. Туган авыллары Девятерняда уза торган концертларда катнашалар, туганнар белән җыелышканда мәҗлесләрне матур җырлары белән бизиләр, күмәкләшеп эш башкарганда да берсенең җырын дәррәү күтәреп алалар. Әнә шундый алар Девятерняда яшәүче Гөлнур САФИУЛЛИНАның кызлары – Гөлнара, Гөлфия, Гөлия.
Бик бәхетле гаиләдә дөньяга киләләр кызлар.
– Ике кыздан соң малай көтсәләр дә, Гөлия тугач әтинең сөенгәнен белсәгез... Исемнәребезне дә бер-беребезнекенә охшаш итеп әтиебез сайлаган. Гөлләр кебек матур булсыннар дигәндер... Әниебез дә үзе гөл, үзе нурлы бит, – ди Гөлнара.
Үзләрен белә-белгәннән бирле сәхнәдә өч бертуган. Мәктәптә укыганда күптөрле җыр бәйгеләрендә катнашалар. Казанда узган конкурсларда урыннар яулыйлар. Мәктәптә, Мәдәният йортындагы бер генә бәйрәм чарасы да аларның җырлавыннан башка узмый.
– Мәктәптә укыганда бик яшьли арабыздан киткән талантлы туганыбыз Резидә Заһретдинова сүзләренә язылган җырларны башкара идек, – диләр кызлар.
Җырга никадәр генә гашыйк булсалар да, берсе дә киләчәген музыка белән бәйләми.
– Мин бу юнәлештәге көллияткә барып карадым. Әмма анда музыка мәктәбен тәмамлаганнарны гына алалар иде. Ә авылда андый мөмкинлекләр булмады... – ди Гөлфия.
Икесе – бухгалтер, төпчекләре укытучылыкка укысалар да, җыр – гомерлек юлдашлары.
Әгерҗедә гаиләләре белән гомер кичерүче Гөлнур кызлары бер йодрык булып яшиләр. Бик еш күрешәбез, балаларыбыз да бертуганнардай үссеннәр дип тырышабыз, диләр. Әгерҗедә әниләренең бертуганнары, аларның балалары белән дә бик дус, тату яшиләр.
Бертуганнарның балалары да әбиләре, әниләре кебек сәнгатькә гашыйк булып үсәләр. Гөлфиянең кызы Динара Әгерҗедәге сәнгать мәктәбендә укый. Пианинода уйный, җырлый, кашыкчылар ансамблендә шөгыльләнә. Гөлнараның да малайлары бик матур җырлыйлар. Ә төпчекләре Дилария биергә ярата. Гөлиянең балалары да сәнгать юлын сайлар, мөгаен. Кызлары Амелия рәсем ясарга да оста.
– Балаларыбыз – безнең тормышка ашмаган хыялларны чынга ашыручылар, – диләр алар.
Һәр ялда кызлар гаиләләре белән туган авыллары Девятерняга кайталар. Алар әниләрен ялгызлыкта калдырмаска, һәр эшендә булышырга тырышалар.
– Әнкәй бәлеше, әнкәй пилмәне, әнкәй шәңгәсе – иң тәмлесе. Безне ул мул табыннар белән каршы ала, – ди Гөлия.
– Безнең әле тагын бер сеңлебез бар, – дип тә шаккатырдылар алар. – Әни 17 ел элек Валяны тәрбиягә алды. Аны үз кызы кебек тәрбияләп үстерде. Сеңлебезгә хәзер 22 яшь, ул Ижауда яши.
Әнә шундый ул Гөлнур ханым. Моңлы булуы өстенә, олы йөрәкле, сабыр, кешеләргә гел яхшылык эшләргә тырыша... Кызлары да нәкъ шундый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев