Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Без – Балтач мәмәт нәселеннән

Кичкетаң авылы мәдәният йортында Чаллыда яшәүче танылган якташыбыз, мәгариф ветераны Шәфкать ага Халиковның туган авылы Балтачка багышлап нәшер иткән әнә шул исемдәге китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чарага Балтачта туып үскән, хәзер илнең төрле почмакларында яшәүче якташлар кайткан иде. Балтач авылы егете, районыбызның танылган рәссамы Камил Мөхәммәтшин залны, сәхнәне туган...

Кичкетаң авылы мәдәният йортында Чаллыда яшәүче танылган якташыбыз, мәгариф ветераны Шәфкать ага Халиковның туган авылы Балтачка багышлап нәшер иткән әнә шул исемдәге китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чарага Балтачта туып үскән, хәзер илнең төрле почмакларында яшәүче якташлар кайткан иде.

Балтач авылы егете, районыбызның танылган рәссамы Камил Мөхәммәтшин залны, сәхнәне туган авылына багышлап иҗат иткән бик матур картиналар белән бизәгән иде.

Шушы авылдан чыккан, әти-әниләре биредә яшәгән сәхнә осталары бәйрәмне җыр-моң белән бизәделәр. Шәфкать ага Халиков аларга китабын бүләк итте.

Бу китап районның һәр авыл һәм мәктәп китапханәсендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев