Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Без синең белән, Виктор!

23 декабрьдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараена районыбызның танылган сәхнә осталары Яңа ел "солянка" концертына чакыралар. Концертта күпләрегезнең яраткан башкаручылары Язгөлем Гыймазетдинова, Илназ Фазлыев, Венер Сәлимов, Эдуард Мираев, Лиана Алавердова, Надежда Камалетдинова, "Көмеш телле гармун" халык ансамбле, иң яхшы хореография коллективлары катнаша. Бу гадәти генә тамаша түгел, хәйрия концерты....

23 декабрьдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараена районыбызның танылган сәхнә осталары Яңа ел "солянка" концертына чакыралар.

Концертта күпләрегезнең яраткан башкаручылары Язгөлем Гыймазетдинова, Илназ Фазлыев, Венер Сәлимов, Эдуард Мираев, Лиана Алавердова, Надежда Камалетдинова, "Көмеш телле гармун" халык ансамбле, иң яхшы хореография коллективлары катнаша.

Бу гадәти генә тамаша түгел, хәйрия концерты. Әлеге концерттан кергән акча районыбызның танылган музыканты Виктор Власовка дәвалану өчен кыйммәтле дарулар алуга тотылачак. Ничә еллар инде сәхнә тотучы Викторның бик тә сәламәтләнүен һәм яңадан матур, дәртле җырлары белән сөендерүен телибез. Аның иҗатына, җырларына гашыйк һәркем "Без синең белән, Виктор!" диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев