Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безгә икмәкле ел кирәк

Район Советы сессиясе эшендә катнашкан Марат Әхмәтов депутатлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдында чыгыш ясап: "Быел безгә аеруча икмәкле ел кирәк", - диде. "Чөнки узган еллардагы корылык Татарстандагы ашлык запасын шактый киметте. Шуңа күрә быел аеруча мул уңыш алу өчен бөтен көчне куеп эшләргә кирәк. Бүген безне Әгерҗе шифалы...

Район Советы сессиясе эшендә катнашкан Марат Әхмәтов депутатлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдында чыгыш ясап: "Быел безгә аеруча икмәкле ел кирәк", - диде.
"Чөнки узган еллардагы корылык Татарстандагы ашлык запасын шактый киметте. Шуңа күрә быел аеруча мул уңыш алу өчен бөтен көчне куеп эшләргә кирәк. Бүген безне Әгерҗе шифалы яңгырлары белән каршы алды. Вертолеттан басуларыгызны карап чыктык. 95 процент уҗымнарыгызның яхшы кышлавы аеруча сөенечле. Бу - яхшы уңыш алуга өмет бар дигән сүз. Хәзер сезнең алда язгы кыр эшләрен кыска срокта башкарып чыгу бурычы тора. Президентыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләренә язгы кыр эшләрен тиз арада башкарып чыгу өчен ярдәм итүнең төрле юлларын тапты. Ул хәзер бездән нәтиҗәле хезмәт көтә", - диде Марат Готович. Министр язгы чәчүне ике атнада төгәлләү бурычын куйды. Моның өчен ул һәр хуҗалыкта зур оешканлык кирәклегенә басым ясады.
Вертолеттан басу-кырларны карап йөргәндә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин министрны: "Әгерҗе районы игенчеләре алдыбызда торган бу мөһим бурычларны яхшы аңлап, язгы кыр эшләрен кыска срокта һәм яхшы сыйфатлы итеп башкару өчен барысын да эшләячәкләр", - дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев