Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Безнең ишегалды" программасына авыллар да җәлеп ителде

Халык фикере исәпкә алынып проектлар эшләнде

Быел Әгерҗе районында республика программасы буенча биш күпкатлы йортның ишегалды төзекләндереләчәк. Шуның өчесе – Әгерҗедә, берәр йорт ишегалды – Тирсәдә һәм Красный борда.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “Безнең ишегалды” республика программасына 2020 елда старт бирелгән иде. Ул елны Әгерҗедә – ун, 2021 елда биш ишегалды заманча төсмер алды. Быел исә тагын биш күпкатлы йорт территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылачак.

– Әгерҗедә генә түгел, Тирсә һәм Красный бор авылларында да күпкатлы йортлар бар. Шуңа күрә программага әлеге авыллардагы йортларны да кертүне максат итеп куйдык, – ди район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Лилия Хаҗиева.

Программа үз эченә нәрсәләрне ала соң? Йорт яны территориясен асфальтлау, тротуарлар төзү, эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар өчен уен комплекслары урнаштыру, яктырткычлар кую, машина кую урыннары булдыру, өлешчә яшелләндерү һәм башкалар.

Шунысы да бар, төзелеш эшләре халык фикерен исәпкә алып башкарыла. Районда әлеге программа өчен җаваплы вәкилләр, иң башта ишегаллары төзекләндереләчәк йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уздырып, тәкъдимнәр җыйганнар.

– Халык фикере исәпкә алынып проектлар эшләнде. Узган атнада күпкатлы йортлар территорияләрендә тагын бер кат очрашулар уздырып халыкны әзер проект белән таныштырдык, – ди Лилия Ренат кызы.

Шундый очрашу Октябрьская урамы, 12нче йорт янында да булды. Бу территория – Әгерҗедә иң зур участокларның берсе. Ул үз эченә Ометов һәм Октябрьская урамнарындагы 11 йорт ишегалдын ала. Гомуми мәйданы – 20,5 мең квадрат метр.

Йортлар чагышырмача яңа булсалар да, территорияләрендә моңа кадәр төзекләндерү эшләре алып барылмаган. Балалар өчен уен мәйданчыклары да юк дәрәҗәсендә.

– Быел барысы да үзгәрәчәк. Программада каралган барлык эшләр дә башкарылачак. Төзекләндерүгә старт апрель ахырында бирелер дип көтелә. Юл һәм тротуарларны төзүне районыбызның “Брус” ширкәте, яктырткычлар кую, уен мәйданчыкларын һәм кече архитектура формаларын урнаштыруны Казан оешмалары башкарачак, – ди төзелеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Баранова.

Программа 2024 елга кадәр гамәлдә. Димәк, Әгерҗе, Тирсә, Красный борда күпкатлы йорт ишегалларын төзекләндерү алдагы елларда да дәвам итәчәк.

В рамку
Быел төзекләндерү эшләре башкарылачак йорт ишегаллары:
Ометов урамы 11, 13, 15, 17, 17А һәм Октябрьская урамы 4, 6, 8, 10, 12, 14.
К.Маркс 12, 14 һәм Гагарин, 11.
К.Маркс 16 һәм II Гагарин тыкрыгы, 2.
Тирсәдә Центральная 167А.
Красный борда Маркин 22 һәм 24нче йортлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев