Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Безнең әнкәй бик булдыклы иде“, диләр балалары Бибидәнә әби Арсланова турында

Актаныш якларында туып-үскән Бибидәнә җиде сыйныфтан соң хезмәт юлын башлый. Башка балалар белән беррәттән олы яшьтәге бабайлар кул белән чәчкән орлыкларны тырма белән күмеп баралар. Актаныштан Шәбезгә күтәреп орлык ташыйлар. Нормасын да яхшы хәтерли әле ул: хатын-кызларга - уналты, ир-егетләргә 32 килограмм. Уңганлыгы, тәвәккәллеге белән аерылып торган кызны Удмуртиягә урман...

Актаныш якларында туып-үскән Бибидәнә җиде сыйныфтан соң хезмәт юлын башлый. Башка балалар белән беррәттән олы яшьтәге бабайлар кул белән чәчкән орлыкларны тырма белән күмеп баралар. Актаныштан Шәбезгә күтәреп орлык ташыйлар. Нормасын да яхшы хәтерли әле ул: хатын-кызларга - уналты, ир-егетләргә 32 килограмм. Уңганлыгы, тәвәккәллеге белән аерылып торган кызны Удмуртиягә урман кисәргә җибәрәләр. Шунда Чәчкә авылыннан килгән гармунчы егет Ясәви белән таныша. Өч ел бергә урман кисә алар. Ясәви аны үзеннән калдырмый: яшьләр өйләнешәләр.

Урман кочагында утырган Чәчкә авылын бик ошата Бибидәнә. Каенанасы Минехәят әби дә бик ярата тик торуны белмәс җитез киленен. Бер-бер артлы туган Әзһәр, Әнвәр, Минеәсгать, Альбертны да үстерешүдә ныклы таяныч була бу әбиләре. Колхозда төрле җирләрдә хезмәт куя Бибидәнә, фермада да эшли, хәзерләүче дә була. "Бер сезонда унбишәр мичкә гөмбә тозлап тапшыра идем" дип шул күңелле вакытларын искә алганда, нинди гөмбәләр җыйганын, кайсын ничә тиен белән кабул иткәнен дә әйтеп шаккаттырды искиткеч шәп хәтерле әңгәмәдәшем. Чәчкәдә дә, аннан Красный Борга күченгәч Бибидәнә сатучылык эшен башкара.

- Безнең әнкәй бик булдыклы иде. Киемнәрне дә үзе тегеп кидерде безгә. Әти-әни тырыш булгач, без ачлык күрмәдек. Гармунчы әтиебез кичләрен безгә - дүрт улына концертлар куйдыра иде. Алар үзләре дә җырларга да, биергә дә бик яраттылар. Ни кызганыч, ике абыем да пенсиягә чыкканчы ук вафат булдылар, - диде улы Минеәсгать.

Бибидәнә әбинең дүрт ел элек күзләре күрми башлаган. Шуңа төпчек улы Альберт җәмәгате Лилия белән үзләре янына Әгерҗегә алып килеп тәрбиялиләр. Дүрт оныгы, өч оныкчыгы да әбиләренең хәлен белешеп кенә торалар. Аларның, улларының, киленнәре Римма һәм Лилиянең, Россия президенты Владимир Путинның, район башлыгы Валерий Макаровның котлавын һәм бүләкләр китергән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовның котлауларына һәм бүләкләренә бик сөенде тыл һәм хезмәт ветераны.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев