Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Безнең заман" җинүчеләрен Әгерҗедә каршы алдылар

Бу безнең район өчен зур җину

Лилия Яппарова җитәкчелегендәге 7нче "Бәләкәч" балалар бакчасы коллективы "Безнең заман - Наше время" эшче яшьләр фестивалендә өченче урын яулады.

Кызлар әлеге призлы урынны "Хореография" номинациясендә алдылар. Аларны төнге сәгать икедә район мәдәният сарае каршындагы мәйданда район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район советы аппараты җитәкчесе Альбина Сәйдиәхмәтова, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, хезмәттәшләре, башка балалар бакчаларыннан коллегалары каршы алдылар. Аларга чәчәк бәйләме, сертификат тапшырдылар.

- Бу безнең район өчен зур җину. Афәрин, булдырдыгыз. Туры эфирны караганда сезнең өчен горурландык, шатландык, - диделәр һәм киләчәктэ дә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев