Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнекеләр Казан сәхнәсен дер селкетте

Универсиада башланган көннән башлап Казанда Игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда Татарстан районнары сәхнә осталары башкала халкына һәм кунакларга күңелле мизгелләр бүләк итәләр. 11 июльдә анда районыбызның йөздән артык сәхнә остасын берләштергән иң яхшы коллективлары чыгыш ясады. Бер арттырусыз әйтәм, безнекеләрнең һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр.Концертыбызның нигезенә районыбызда яшәүче милләтләрнең дуслыгы, бердәмлеге...


Универсиада башланган көннән башлап Казанда Игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда Татарстан районнары сәхнә осталары башкала халкына һәм кунакларга күңелле мизгелләр бүләк итәләр. 11 июльдә анда районыбызның йөздән артык сәхнә остасын берләштергән иң яхшы коллективлары чыгыш ясады.

Бер арттырусыз әйтәм, безнекеләрнең һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр.Концертыбызның нигезенә районыбызда яшәүче милләтләрнең дуслыгы, бердәмлеге салынган иде. Тамашны алып баручыбыз Антон Попцов: "Әгерҗе районында унга якын милләт халкы һәрчак дус, бердәм булып яши", - дигәч, мәйдан гөрләтеп кул чапты. Моның шулай икәнлеген татар, урыс, удмурт, мари халкы дәртле җыр-биюләрендә бик матур итеп күрсәтә алды. Бигрәк тә төрле милләт халыкларының фольклор коллективлары чыгышлары тамашачыны дәртләндерде. Удмурт, мари, татар, урыс биюләренә кушылып, баскан урыннарында биеп торучылар да күп иде. Мәйдандагы, гомумән, бөтен Казандагы бәйрәм, Универсиада рухын күреп, үзебез дә дәртләндек. "Драже", "Росинки" хореография коллективлары, "Көмеш телле гармун" халык ансамбле, "Эр ужара" мари ансамбле, Сарсак-Омганың халык фольклоры төркеме, җырчылар Марсилә Муллахмәтова, Елена Скворцова, Марсель Гыйззәтуллин, Марс Гатауллин, Дилә Мәрданова, Лиана Алавердова, Рамилә Хисаметдинова, Камилла Уразаева, мәктәптән тыш эшләр үзәге вокал ансамбле чыгышлары казанлылар һәм кунакларны да әсир итте.
Концертыбызны, үзе әйтмешли, тын да алмый караган, безнең районда 3 елдан артык эшләп, лаеклы ялга киткәч Казанга күченгән Гомәр Шакировның безнең адреска әйткән җылы сүзләреннән барыбызның да кәефләре тагын да күтәрелеп китте. "Мин Универсиада башланганнан бирле бу мәйданда район сәхнә осталарының концертларын бик яратып карыйм. Сезгә иң югары бәя куям", - дигәч, җыр-биюдән туктыйсыбыз да килмәде. Гомәр Шакиров барлык әгерҗелеләргә дә сәлам тапшырырга кушты.
Менә шулай итеп, без дә Универсиада узган Казанны күреп, андагы матур үзгәрешләргә сокланып, үзебезне дә күрсәтеп кайттык.
Елена СКВОРЦОВА,
Мәдәният сарае методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев