Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безнең якта да абрикос үстереп була

Көньяк җимеше

Без яши торган урта полоса шартларында да абрикостан мул уңыш алу мөмкин хәл икән. Моңа үз тәҗрибәбез аша инандык. 

ӘКИЯТ ТҮГЕЛ

Безнең гаиләдә экзотик үсемлекләр белән мавыгу – гадәти хәл. Әнием күп еллар инде тәрәзә төбендә лимон һәм мандариннар үстерә. Берничә ел элек хәтта вьетнам кавыны да уңышы белән сөендерде. Ә абрикослар үстереп карау уе бер кызыклы әңгәмәдән соң туды. Ун еллап чамасы элек чиратта торганда Красный бор кешесе белән танышкан идек. Мөдәррис абый ике абрикос агачыннан күп еллар мул уңыш алуы турында сөйләде. Шул чакта бездәге кырыс климат шартларында да абрикос үстерү әкият түгел, ә чынбарлык икән дип уйлап куйган идек. 

ИКЕНЕ УТЫРТЫРГА КИРӘК

Җиде ел элек без Әгерҗе базарыннан ике абрикос үсентесе сатып алдык. Сатучы аның читтән серкәләнә торган агач булуы турында искәртте. Берне генә утыртсаң, ул чәчәк ата, әмма җимеш бирми, диде. 

Әнә шулай, ике көньяк “кунагы“ безнең бакчада урын алды. Өч елдан соң алар беренче җимешләре белән сөендерә башладылар. Башта абрикосларның уңышы чәй тәлинкәсенә сыеп бетсә, тора-бара савытлар зурайды. Уңыш арта барса да, әллә ни күп булды дип мактана алмыйм. Ә җимешләренә килгәндә, алар авызда эри һәм бик тәмлеләр. 

МОГҖИЗА БУЛДЫ

Ә быел абрикос өчен рекордлы уңыш бирү елы булды. Бу безнең өчен могҗиза да әле. Чөнки узган ел бер агачыбыз корыды. Язын икенче агач ап-ак чәчәккә күмелгәч, серкәләнә алмас дип уйлаган идек. Әмма борчылуыбыз юкка булган икән. Көньяк җимешләренә күз тимәсен, ботаклары сыгылып тора. Быелгы уңыш ашарга да, кайнатма, джем ясарга да җитә. 

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ

Интернеттан укып шуны да белдем, үзлегеннән серкәләнә һәм җимеш бирә торган абрикослар бик сирәк очрый икән. Безнеке нәкъ шундый булып чыккандыр дип уйлыйм.

Утырту өчен ике еллык үсенте яхшы икәнлеге турында да мәгълүмат таптым. Үсентене бер метр биеклектәге калку урынга утырту отышлы икән. 
Абрикос уңдырышлылыгы түбән булган туфракта да үсә ала. Ә уңдырышлы туфракта үсә торганнарының кышкы салкыннарда өшү ихтималы зур диелгән. Ә менә әче туфракта ул начар үсә. Әгәр туфрак андый булса, утыртканда күп итеп известь кушарга кирәк икән. 
Кайбер бакчачылар абрикосны төштән дә үстереп була дип язганнар. Без быел үзебезнең абрикос төшләрен утыртып карарга уйлыйбыз. Аны октябрьнең беренче яртысында утыртырга, аңа кадәр төшләрне  берничә сәгатькә йә төне буена суга салып калдырырга кирәк. Иң яхшысы – төпкә батканнары. Аларны 1-3 сантиметр тирәнлектә, бер-берсеннән – 5-10, рәт араларын 15-20 сантиметр калдырып утырту мөһим. Өстенә коелган яфраклар түшәргә һәм ылыс ботаклары куярга кирәк. Майның беренче числоларында абрикос тишелеп чыгарга тиеш. 

Чулпан ВИЛДАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев