Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Әгерҗе матурлана: ишегаллары киңәя, ямьләнә, заманчарак төсмер ала

Программа гамәлгә кергән көннән алып барлыгы 36 йорт территориясе яңартылган

Әгерҗедә искиткеч үзгәрешләр бара! Барысы да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә тормышка ашырыла! 

Үткән ел гына да Әгерҗедә 8 ишегалды төзекләндерелгән, ә программа гамәлгә кергән көннән алып барлыгы 36 йорт территориясе яңартылган! 

Хәзер эшләр түбәндәге объектларда кайный: 

Гагарина урамы, 4, 6, 8нче йортлар

Максим Горький урамы, 3нче йорт

Эшчеләр яңартылган һәм уңайлы ишегалларын мөмкин кадәр тизрәк ясап бетерү өчен, караңгы төшкәнчегә кадәр көчләрен кызганмыйча эшлиләр!

«Безнең ишегалды» программасы ул - ремонт һәм яңарту гына түгел, ә беренче чиратта халык өчен уңайлы мөхит тудыру.  

Әлеге тырышлыклар «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев