“Безнең йортыбыз –Татарстан”
15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр республикада "Безнең йортыбыз -Татарстан" дигән фотоконкурс үтә. Анда профессиональ фотографлар белән беррәттән фотосөючеләр дә катнаша ала. Фотосурәтләр күпмилләтле республикабыз халкының үзара тату, дус яшәвен чагылдырырга тиеш. Фотодагы вакыйганың кайчан булганын язу кирәк. Җиңүчене 20 мең сум премия белән бүләкләү каралган. Сурәтләрнең электрон төрен ndtfoto@ yandex....
15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр республикада "Безнең йортыбыз -Татарстан" дигән фотоконкурс үтә.
Анда профессиональ фотографлар белән беррәттән фотосөючеләр дә катнаша ала. Фотосурәтләр күпмилләтле республикабыз халкының үзара тату, дус яшәвен чагылдырырга тиеш. Фотодагы вакыйганың кайчан булганын язу кирәк. Җиңүчене 20 мең сум премия белән бүләкләү каралган. Сурәтләрнең электрон төрен ndtfoto@ yandex. ru.адресы буенча, печатьләгәннәрен: 420107,Казан шәһәре, Павлюхин урамы,57, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты, "Наш дом -Татарстан" журналы редакциясе адресы буенча, "фотоконкурска" дигән билге белән җибәрәсе. Автор үзенең исем-фамилиясе белән бергә адресын, телефон номерын, электрон почта адресын күрсәтергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев