Бүген – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүген тормышыбызны куәтле йөк машиналарыннан, уңайлы автобуслардан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Һәр көнебез - өзлексез хәрәкәт ул. Һәм без барыбыз да транспорт һәм юл белән бәйләнгән. Бу бәйрәм үз эшләренә чын күңелдән...
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Бүген тормышыбызны куәтле йөк машиналарыннан, уңайлы автобуслардан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Һәр көнебез - өзлексез хәрәкәт ул. Һәм без барыбыз да транспорт һәм юл белән бәйләнгән. Бу бәйрәм үз эшләренә чын күңелдән бирелгән осталарны һәм һәвәскәрләрне берләштерә. Шуны онытмагыз: төрле машиналарны иярләсәгез дә, сез бер юлдан хәрәкәт итәсез.
Юлларыгызда һәрчак яшел ут янсын, район халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтергә язсын. Руль артындагыларның һәрберсенә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев