Бүген – газиз әниләребез бәйрәме
Балаларын читкә очырган аналар гомер буе безне көтеп, бүген булмаса иртәгә кайтыр дигән өмет белән яшиләр.
Күршеләргә исә сер бирмәскә тырышып, эше тыгыз аның дип һаман безне яклыйлар. Без әни алдында нәкъ шулай акланырга тырышабыз бит: Хөкүмәт эше, командировка, балалар... Чираттагы ялны алгач та әни янына кайтмыйча, диңгез буена ашыгабыз. Ә әниләр һаман сабыр гына көтәләр дә көтәләр... Баласы исән генә булсын, ул көтәргә риза.
Тукта һәм уйлан, Кеше! Әни янына кайтырга теләк булганда вакытны һәрчак табарга була. Телефоннан сөйләшеп кенә тынычланма. Әниеңнең сине, килен-киявен, оныкларын күрәсе, гөрләшеп утырасы, тәмле камыр ашлары белән сыйлыйсы килә бит. Менә бу ялларда күчтәнәчләреңне, балаларыңны, оныкларыңны алып әниең янына кайт. Иңнәреннән кочып, бәйрәм белән котла. Кайтыр кешең бар да кайтып кал! Соңыннан үкенерлек булмасын...
Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев