Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бүген - Әгерҗе районы авылларында Сабан туе!

Сабан туе якынлаша, Борынгы да, күркәм дә. Көтеп алам бу бәйрәмне Күп тапкырлар күрсәм дә. Иң беренче Сабантуйда Ат чабышын юксынам. Бу мәйданда әллә нәрсә - Зур хәзинә юк сыман. Соңгы атка өеп-өеп Бирерләр иде бүләк. Илгә-көнгә, бар дөньяга Изге теләкләр теләп. Гомер буе иген иккән Ветераннар күңелдә. Аларны да...

Сабан туе якынлаша,

Борынгы да, күркәм дә.

Көтеп алам бу бәйрәмне

Күп тапкырлар күрсәм дә.

Иң беренче Сабантуйда

Ат чабышын юксынам.

Бу мәйданда әллә нәрсә -

Зур хәзинә юк сыман.

Соңгы атка өеп-өеп

Бирерләр иде бүләк.

Илгә-көнгә, бар дөньяга

Изге теләкләр теләп.

Гомер буе иген иккән

Ветераннар күңелдә.

Аларны да йөрәк көтә

Мәйданның иң түрендә.

Яу кырына киткәннәрнең

Мәйдан саклый эзләрен.

Рухларына дога бирик

Булмаса да үзләре.

Мәйдан уртасына чыксын

Көрәшче ветераннар.

Туган якның горурлыгы,

Маягы да бит алар.

Җирсәп, сагынып кайталар

Дус-ишләр, туганнар да.

Тиешле хөрмәт күрсәтик

Бәйрәмдә аларга да.

Сабан туе - хезмәт туе,

Хөрмәт туе да булсын.

Килер буын үткәнен дә,

Киләчәген дә белсен.

Һәрбер якның үз җыры бар,

Сандугачы да башка.

Үзебезнең талантларны

Тыңлыйсы килә башта.

Әткәм җыры, тальян моңы,

Бары истәлек кенә.

Сабантуй саен сагышы

Тора өстәлеп кенә.

Имин үтсен Сабантуйлар,

Сезгә изге теләгем.

Акыллылар данлап яши

Үз халкын, үз төбәген.

Һәр кешенең үз карашы,

Үз фикере, уйлары.

Котлы булсын, райондашлар,

Ямьле Сабан туйлары.

Тәнзилә ХӘБИБУЛЛИНА.

Салагыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев