Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бүген Әгерҗедә сәяси репрессия корбаннарын хөрмәтләделәр

Бүген – илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Безнең районда  репрессиядән зыян күргән 13 кеше яши. Аларның  8е – шәһәрдә, 5есе авылларда яши.

Бу көннәрдә аларга күчтәнәчләр таратылачак.  

Бүген Әгерҗедә гомер кичерүче репрессиядән зыян күргән Нәҗибә апа ХӘЛИУЛЛИНА янына “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ирина Ямалетдинова, социаль педагог Ульяна Субаева күчтәнәчләр белән килделәр. Белгечләр һәм әлеге үзәк хезмәт күрсәтә торган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Нәҗибә апа гаиләсенең язмышын бик игътибар белән тыңладылар.

Тимер юлда эшләүче әтисен нахак гаеп тагып ун елга төрмәгә утыртканда Нәҗибә әле  тумаган да була. “Гаебе” – кара эчле бер хезмәттәшенең “Хөпбихуҗа Советлар Союзына каршы җыр җырлады” диюе була. Бригадир булып эшләүче Хөпбихуҗаның урынына кызыгып, көнләшеп йөрүче бәндәнең шул сүзе Гөлҗиһан апаны берничә елга ирсез, аларның өч баласын әтиле килеш әтисез үсәргә дучар итә.

  • Беренче тапкыр әтиемне биш яшьтә генә күрдем. Безне ач-ялангач итмәскә тырышып йөргән әниемнең тимер юлга карап “Хуҗам, шул поездларның берсенә утырып кайт инде” дип өзгәләнүләре исемдә. Көзге иртәнең берсендә иртә таңда ишек шакыганга аны ачарга чыккан  әниемә ияреп бер ир-ат керде. Апа белән абый “әти” дип кочагына атылдылар. Мин исә ятсындым, күргәнем юк иде бит, – дип сөйли ул чактагы кичерешләрен 81 яшьлек Нәҗибә апа.

Утыз җиде яшендә ун елга хөкем ителгән Хөпбихуҗага биш елдан гаиләсе янына кайту насыйп була. Вокзалдан якында гына урнашкан өйләренә ул өч сәгать аякларын көчкә сөйрәп кайта, шулкадәр ябык, бетәшкән була. Гөлҗиһаны аз-азлап кына бик еш ашатып, булган кадәр тәрбияләп бераз аякка бастыргач, урманчылыкта агач остасы булып эшли.

  • Мине “халык дошманы баласы” дип кыерсытканнарын хәтерләмим. Әмма газиз әтиемнең бер гаепсезгә төрмәгә утыртылуына, аннан шулкадәр мескен булып кайтуына күңелем белән язмышка үпкәләү тойгысы белән яшәдем, – ди Нәҗибә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев