Бүген Халыкара Рәхмәт көне
11 январьда Халыкара Рәхмәт көне билгеләп үтелә. Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Дөрес, хәзерге заманда арабызда, "рәхмәтне кесәгә салып булмый", диючеләр дә очрап куя. Шулай да дөньяда бер рәхмәтнең мең бәладән коткара алырга сәләтле булуын онытырга һич ярамый. Бу көндә чит илләрдә туганнарга,...
11 январьда Халыкара Рәхмәт көне билгеләп үтелә.
Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк.
Дөрес, хәзерге заманда арабызда, "рәхмәтне кесәгә салып булмый", диючеләр дә очрап куя. Шулай да дөньяда бер рәхмәтнең мең бәладән коткара алырга сәләтле булуын онытырга һич ярамый.
Бу көндә чит илләрдә туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә җылы сүзләр генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев