Бүген иң кадерле кешеләребез – Әниләр көне
Бүген ил күләмендә иң газиз, иң кадерле кешеләребез – әниләребез бәйрәме.
Баласына гомер бүләк иткән, аны йөрәк җылысын биреп, тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичереп үстергән, ул-кызы буй җитсә дә кайгыртып, борчылып яшәүче, һәрдаим ярдәм итәргә тырышучы газиз кешеләребезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр.
Әниләр – тормышыбызның яме, гаилә учагын саклаучылар. Ә балаларның әниләргә булган мөгамәләсе аларның асылын, рухи дөньясын, тәрбиясен күрсәтә.
Районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, җитәкчелек дилбегәсен үз кулларына алып уңышлы гына эшләүче, хәйриячелек белән шөгыльләнүче гүзәл затлар күп. Ата-ана назыннан мәхрүм булган сабыйларны тәрбиягә алып аларга әни назы, гаилә җылысы бүләк итүче аналарга да хөрмәтебез зур.
Әниләр көне – туган нигездә ризыклар белән мул табын артында туганнар белән очрашырга матур бер сәбәп тә ул. Бу ялларда күчтәнәчләр белән газиз кешеләрегез янына кайтып, аларны сөендереп килегез. Әни өчен баласының хөрмәтеннән дә зуррак бүләк юк ул.
Хөрмәтле әниләр, әбиләр! Һәр көнегез матур, бәрәкәтле, сөенечле вакыйгалар белән үтсен. Авырмагыз, балаларыгыз һәрчак янәшәгездә булсын.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев