Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген – кышның соңгы аеның беренче көне

Бүген кышның соңгы аеның беренче көне, җәмәгать. Әле генә яңа елга аяк атлаган идек, эш, тормыш мәшәкатьләре белән аның узганын сизми дә калдык. Бүгеннән елның иң кыска ае - февральгә кердек. Ә сез февраль ае сынамышларын беләсезме? Әйдәгез, аларга күз салыйк әле. Февраль икесендә иртә белән кар - ашлык иртә...

Бүген кышның соңгы аеның беренче көне, җәмәгать.

Әле генә яңа елга аяк атлаган идек, эш, тормыш мәшәкатьләре белән аның узганын сизми дә калдык. Бүгеннән елның иң кыска ае - февральгә кердек. Ә сез февраль ае сынамышларын беләсезме? Әйдәгез, аларга күз салыйк әле.

Февраль икесендә иртә белән кар - ашлык иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса - гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.

Эт карда аунаса, көн аяз булыр.

Унбишенче февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев