Бүген мәктәпләрдә очрашулар уза
Һәр елны февральнең беренче шимбәсендә шәһәр һәм кайбер авыл мәктәпләре моннан биш, ун... илле, илле биш, хәтта җитмеш ел элек мәктәп тәмамлаган укучыларын җыеп очрашулар уздыра. Бу атнада да бик күпләр туган мәктәпләренә ашкынып килерләр, анда балачак, яшьлек мизгелләрен яңартырлар, хөрмәтле укытучылары белән күрешерләр. Сүз - очрашуларга җыенучы укучыларга. Асия...
Һәр елны февральнең беренче шимбәсендә шәһәр һәм кайбер авыл мәктәпләре моннан биш, ун... илле, илле биш, хәтта җитмеш ел элек мәктәп тәмамлаган укучыларын җыеп очрашулар уздыра. Бу атнада да бик күпләр туган мәктәпләренә ашкынып килерләр, анда балачак, яшьлек мизгелләрен яңартырлар, хөрмәтле укытучылары белән күрешерләр. Сүз - очрашуларга җыенучы укучыларга.
Асия КУХАРЧУК, Әгерҗе шәһәре, 50 ел элек Тирсә мәктәбен тәмамлаган:
- Тирсә сигезьеллык мәктәбендә без Чишмә, Наҗар, Биектау, Тоба, Мордывый һәм Тирсә авылы балалары бергә укыдык. Сыйныфыбызда 31 укучы иде. Мәктәп белән 1968 елда саубуллаштык. Һөнәр алып, гаиләләр корып, хезмәт урыннарыбыздан лаеклы ялга чыгып, күптән әби-бабайлар булсак та, мәктәп - һаман күңел түрендә. Быел аны тәмамлавыбызга 50 ел була.
Биш ел элек очрашуга бардым. Заманча мәктәптә бик матур кичә оештырганнар иде. Сыйныфташларны күрү күңелдә әйтеп бирә алмаслык хисләр уятты. Әмма безгә белем биргән укытучыларның гына сафы сирәгәйгән инде. Быел да очрашуга барыр көнне ашкынып көтәм. Еллар узган саен сыйныфташлар бик тә сагындыра, юксындыра икән.
Вәзирә МӨХТӘСИПОВА, Әгерҗе шәһәре, 40 ел элек 34нче мәктәпне (1нче гимназия) тәмамлаган:
- Әлеге очрашуны ничек түземсезләнеп көтеп алганымны үзем генә беләм. Хәтта бу сөенечле көн якынлашкан саен мәктәп формасын киеп карыйсы, чәчкә ак бантлар тагасы килгән мизгелләр дә булгалый. Мәктәп еллары бик еракта калсалар да, ул һаман күңел түрендә иң матур, иң якты хатирә булып саклана икән.
Без 1978 елда ике сыйныфка 60 бала мәктәпне тәмамлаган идек. Аерылышу мизгелләре авыр булгандыр инде, биш ел саен күрешеп торырга вәгъдә бирдек. Чынлап та, һәр юбилей елында туган мәктәбебез безне үз кочагына җыя. Быел бәйрәмгә Казан, Екатеринбург, Ижаудан, авыллардан, Әгерҗебездән кырыкка якын сабакташыбыз килергә җыена. Ә без - Әгерҗедә яшәүчеләр бу көннәрдә бәйрәмгә әзерлек мәшәкатьләре белән йөрибез.
Күп кенә укытучыларыбыз якты дөньядан китеп барсалар да, бу көнне без аларның һәрберсен искә алабыз. Әле биш ел элек сыйныф җитәкчебез Мөнҗия апа Усманова да һәрберебезне кочаклап алган, аркаларыбыздан сөйгән иде. Аның белән бик озак хатирәләр яңарткан идек. Кызганычка каршы, авырып китүе аркасында бәйрәмгә ул да килә алмый быел.
Кызларыбыз инде лаеклы ялга чыктылар. Күбебез әби-бабай булу бәхетен дә татыды. Шулай булса да без күңел белән әле һаман еракта калган балачакта. Әнә шул мәктәп елларына кайтырга мөмкинлек тудырганнары өчен Раушания Әзиятуллина җитәкчелегендәге 1нче гимназия коллективына зур рәхмәт!
Сергей МАРКИТОНОВ, Сарсак-Омга авылы, 20 ел элек Сарсак-Омга лицеен тәмамлаган:
- Безнең лицейда чыгарылыш кичәләре уздыру - күптәннән килгән матур традиция. Директор буларак миңа аларда ел саен катнашырга туры килсә дә, күңелем белән үзебезнең юбилей очрашуларын көтеп алам. Без моннан 20 ел элек 30 егет һәм кыз мәктәпне тәмамлаган идек. Сыйныфыбыз дус, спорт яратучы буларак башкалардан аерылып торды. Күпләр әле бүген дә спорт дөньясында кайный. Мәсәлән, кул көрәше буенча тренер Руслан Закиров, яшүсмерләр клубы педагогы Елена Абидинаны әгерҗелеләр яхшы белә. Мин үзем дә тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм.
Сыйныф җитәкчебез әнием Людмила Леонидовна иде. Әлбәттә, укытучы баласы буларак үзенең "плюс-минуслар"ы да булды. Әмма шунысы бәхәссез: дәрестә башкаларга караганда миннән күбрәк таләп ителде...
Бу көннәрдә телефонның тынып торганы юк. Сыйныфташлар очрашу турында сораштыралар, аны ничек уздыруыбыз белән кызыксыналар. Ә бәйрәмне без 13 юбилей чыгарылышын сәхнәгә чакырып башлап җибәрәчәкбез...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев