Бүген "Олимп" спорт комплексында волейбол ярышлары уза
Яна ел турнирында дурт команда катнаша
Бу минутларда "Олимп" спорт комплексында волейбол уеннарына старт бирелде. Волейбол кырында "Олимп", 2нче мәктәп, 1нче гимназия, Сарсак-Омга һәм Тирсә мәктәпләренең берләштерелгән командалары катнаша. Аларнын барысы да - укучылар.
Турнир башланыр алдыннан егет-кызларга спорт комплекс директоры Раушания Яппарова иң изге теләкләрен җиткерде. Укучыларга укуларында һәм спортта зур уңышлар теләде. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый турнир беренче тапкыр уза.
Иң беренче булып Сарсак-Омга-Тирсэ һәм "Олимп" командалары уйнады. 2:1 исәбе белән Сарсак-Омга-Тирсә командасы җинде.
Хәзер 2нче мәктәп һәм 1 нче гимназия укучылары уены башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев