Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бүген – Өлкәннәр көне

Октябрьнең беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне белән истәлекле. Бу көнне өлкән буынны – хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, якыннарыбыз һәм туганнарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез, аларның хәлләрен беләбез, күчтәнәчләр тапшырабыз.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Гомер көзенә аяк атласагыз да, сезнең күбегез әле дә актив тормыш рәвеше алып бара. Кемнәрдер эшләвен дәвам итә, кайберәүләр оныкларын тәрбияләргә булыша, спорт, бакчачылык, кул эшләре белән шөгыләләнүчеләр, мәдәнияттә кайнаучылар да күп арагызда. Сез яшь буынга тормыш, игелеклелек һәм гаделлек дәресләре бирәсез, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Бик авыр елларда да яхшы заманнар киләсенә ышанып яшәдегез һәм безне дә шуңа өйрәттегез. Сезнең белән горурланабыз, чыдам, түзем булганыгыз, кылган батырлыкларыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Бурычыбыз – сезнең турыда кайгырту. Өлкәннәр ункөнлеге барганда без сезнең берегез дә игътибардан читтә калмасын өчен тырышачакбыз. Якыннарыгызның яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәгез. Көннәрегез якты һәм матур булсын, күңелегездә тынычлык хөкем сөрсен, йөрәкләрегездә яшьлек дәрте мәңге сүнмәсен. Бәйрәм белән сезне!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев