Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бүген - Россия флагы көне

Бүген - Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч...

Бүген - Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.

Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.

Хәзерге көндә дә әләм илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче купмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебезне, милли хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә. Флаг ватандашларыбызның хезмәтен, фәнни ачышларын һәм икътисад, социаль, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге казанышларын бәйли.
Балаларыбызда һәм оныкларыбызда дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерергә бердәм ниятебез Россия Федерациясенең көч-куәтен арттыруга этәргеч булып тора.
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Россиянең иң төп символлары - флаг, гимн һәм гербның - барчабыз өчен дә һәрвакыт мөһим буласына ышанам. Бәйрәм белән Сезне!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев