Бүген Татарстан Президенты парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итә
Бүген, 24 сентябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы уза.
Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә.
Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләячәк.
Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында уза. Иртәнге 10нан утырышның туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырыла.
Утырышка ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре – барлыгы 600 кеше чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев