Бүген – Укытучылар көне
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогика ветераннары! Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе - укытучысы була. Нәкъ менә мөгаллимнең һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышының киләчәге хәл ителә. Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан...
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогика ветераннары!

Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе - укытучысы була. Нәкъ менә мөгаллимнең һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышының киләчәге хәл ителә.
Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итегез. Һөнәрегезгә тугры калганыгыз, тырыш һәм түзем булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Безнең район мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак үрнәк булдылар. Без сезнең уңышларга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр телибез. Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик "бишле" билгеләре генә куйсын!
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев