Бүген Урман утырту көне
Бүген Урман утырту көнендә Әгерҗе районында да агач утырту өмәләре гөрли.
Гомумән, сентябрь, октябрь айларында районда тугыз мең төп агач утыртылган.
Әгерҗенең яңа татар зиратына илтүче юл буйларында, Кадыбаш, Шаршады авылларында, Красный бор урманчылыгында нарат, каен, миләш, спирея үсентеләре утырту өмәләре булган.
Бүген оешма-предприятиеләр, мәктәпләр үз территорияләренә агачлар утырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев