15:00 сәгатьтән соң
Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.
«Телемөрәҗәгать бүгенге вазгыять, коронавируска каршы көрәшнең беренчел нәтиҗәләре, икътисадтагы эшләр торышы, перспективалар һәм сезнең белән безнең турында булачак», — диде Песков.
Президентның матбугат сәркатибе телемөрәҗәгать 15:00 сәгатьтән соң көтелә, диде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев