Бүген Владимир Путинның зур матбугат конференциясе узачак
Бүген, 14 декабрьдә, Мәскәү вакыты буенча 12.00дә Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе узачак. Бу дәүләт башлыгының ел саен уздырыла торган Россия һәм чит ил журналистлары белән традицион очрашуы. «Известия» мәгълүматлары буенча, Владимир Путинның бу матбугат-конференциясе быел 13нче тапкыр уздырыла. Россия лидеры беренче тапкыр журналистлар сорауларына дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат...
Бүген, 14 декабрьдә, Мәскәү вакыты буенча 12.00дә Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе узачак. Бу дәүләт башлыгының ел саен уздырыла торган Россия һәм чит ил журналистлары белән традицион очрашуы.
«Известия» мәгълүматлары буенча, Владимир Путинның бу матбугат-конференциясе быел 13нче тапкыр уздырыла. Россия лидеры беренче тапкыр журналистлар сорауларына дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат буларак җавап бирәчәк. Әлеге чараны яктырту өчен быел рекордлы сандагы - 1640 журналист аккредитацияләнгән.
Зур матбугат конференцияләре форматы Владимир Путин тарафыннан 2001 елда кертелә. Шул вакыттан башлап, бу чара ел саен диярлек уздырыла. Бары тик 2005 елда һәм иң югары вазифаны Дмитрий Медведев үтәгән 2008 елның маеннан 2012 елның маена кадәр генә ул үткәрелмәде. Дәүләт башлыгы постына Владимир Путин кайткач матбугат конференцияләре форматы кире кайтарыла.
Президентның матбугат конференциясен туры эфирда түбәндәге телеканаллар трансляциялиячәк:
- «Россия-1»,
- «Россия-24»
- «Беренче канал».
Шулай ук радиостанцияләр:
- «Вести ФМ»
- «Маяк»,
- «Радио России».
("Татар-информ").
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев