Бүген – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, гомерләрен авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын! Сез төзегән юллар безне туганнар һәм якыннарыбыз белән бәйли, авыл-шәһәрләр, төбәк-илләрне тоташтыра. Автомобиль юлларын төзек тоту, тоткарлыксыз һәм имин хәрәкәт өчен шартлар булдыру - җиңел түгел. Шуңа күрә сезгә куәтле чит ил техникасын иярләргә дә,...
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, гомерләрен авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
Сез төзегән юллар безне туганнар һәм якыннарыбыз белән бәйли, авыл-шәһәрләр, төбәк-илләрне тоташтыра. Автомобиль юлларын төзек тоту, тоткарлыксыз һәм имин хәрәкәт өчен шартлар булдыру - җиңел түгел. Шуңа күрә сезгә куәтле чит ил техникасын иярләргә дә, югары технологияләр белән эш итәргә дә туры килә. Сез районыбызны заман таләпләренә җавап бирә торган юллар белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышасыз. Авыл юлларының яхшыруы, шәһәрдә асфальт җәелгән юлларның артуы һәм төзекләндерелүе - моның ачык дәлиле.
Хезмәтегездә уңышларга ирешергә язсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, озын гомер, иминлек телибез.
Район башылыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев