Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүгеннән кертелгән яңалык: машина йөртүчеләрне ирекләреннән мәхрүм итә башлыйлар

500 мең сумга кадәр штраф та каралган

Россиядә бүгенге көннән, ягъни 2022 елның 10 гыйнварыннан башлап Россиядә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертү һәм 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү турындагы закон үз көченә керде. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы ачыклаганча, РФ Җинаять кодексында 264.2 номерлы яңа статья барлыкка килгән. Әгәр машина йөртүченең административ штрафы бар икән, моңарчы тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан артык арттырган өчен, каршы як полосага яки каршы юнәлештәге трамвай юлларына чыккан өчен хокуктан мәхрүм ителгән икән, хәзер әгәр кабат хокук бозса, аңа җинаять җәзасы яный.

Машина йөртүчеләргә 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яки 1 елдан алып 2 елга кадәр чорда хөкем ителүченең керемнәре күләмендә штраф салыначак, шулай ук 2 елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр. Әгәр дә элек бу статья буенча хөкем ителгән машина йөртүче яңадан мондый хокук бозуга юл куйса, штраф инде 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, ә иректән мәхрүм ителүнең максималь срогы 3 елга кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев