Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Биектау авыл клубында да Яңа елга багышланган бәйрәм узды

Һәрвакыттагыча, ул тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итәрдәй итеп әзерләнгән иде

Башка мәдәният учакларында кебек үк, Биектау авыл клубында да Яңа елга багышланган бәйрәм узды.

Һәрвакыттагыча, ул тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итәрдәй итеп әзерләнгән иде. Беренче өлештә Кыш бабай һәм Кар кызының котлаулары әкият геройлары чыгышлары белән үрелде.Елдан-елга килүче традиция буенча, төрле персонажлар булып киенүчеләр дә бар иде. Ат елы килүен истә тоткан хәлдә күбесенең шушы тематиканы сайлавы гаҗәп түгел.

Икенче өлештә төрле ярыш-уеннар оештырылды. Бәйрәм кунаклары аларда актив катнашып, истәлек бүләкләре алдылар. Аннан бал-маскарад лотерея уены белән дәвам итте. Клуб хезмәткәрләре әйтүенчә, 200дән артык билет сатылган. Алардан кергән акчаларга бүләкләрнең көндәлек тормышта кирәклеләре сайланган иде: электр яшелчә турагыч, чәйнек-термопот, аэрогриль, юрган һәм башкалар. “Тере” бүләк – әтәч тә бар иде. Он, шикәр комы, май кебек бу көннәрдә аш бүлмәсендә аеруча кирәкле ризыклар да уйнатылды.

Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров авыл халкын Яңа еллар белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Яңа ел белән, кадерле дуслар! Бәрәкәтле, матур, өметләрне аклардай еллар килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев