Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Биектауда – Карга боткасы бәйрәме

1 май көнне иртән иртүк Биектау авылы балалары, яшьләре көндез узачак “Карга боткасы” бәйрәменә әзерлек эшләре башладылар.

Әзерлек дигәнебез – өйдән-өйгә кереп, ярма, йомырка, май һәм башка азык-төлек җыю.

Карга әйтә: карр, карр, 
Туем җитте, барр, барр, 
Ярма, күкәй алып бар, 
Сөт-маеңны салып бар, 
Әпәй, итең тагып бар, 
Барр, барр, барр! дип такмак әйтеп керүче балаларны күрүгә, апалар азык-төлек алып чыгарга ашыктылар.

Көндез әлеге ярмалардан казанда бик тәмле ботка пешәчәк. Аның белән сыйланырга, төрле уеннарда катнашырга авылның олы-кечесе җыелачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев