Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Биектау авылында сайлаулар тиздән ачылачак клуб бинасында уза

Исемлеккә 122 сайлаучы теркәлгән

Биектау авылындагы 477нче сайлау участогы тиздән сафка басачак клуб бинасында урнашкан. Әлеге клуб Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә Дәүләт программасы буенча төзелә.

  • Халык сайлауларда зур активлык күрсәтә. Исемлектәге 122 кешенең 118е килде инде. Бер уңайдан авылдашларыбыз яңа клуб бинасын да карыйлар. Экскурсия ясап чыкканнан соң, бик сөенеп, республикабыз, район җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр, – ди участок сайлау комиссиясе рәисе, авыл клубы мөдире Гөлнур Красильникова.

Сайлаулар барлык санитар таләпләрне үтәгән хәлдә уза: сайлау комиссиясе әгъзаләре килүчеләрне махсус киемнәрдә каршы алалар. Һәркайсының температурасын үлчиләр, ара еракларын үтәүне таләп итәләр. Биектау ФАПы мөдире Диана Тимофеева тарафыннан сайлаучыларга гриппка каршы прививка ясау да оештырылган.

  • Унга якын кеше теләк белдерде. Прививка куйганнан соң һәркайсына тиешле күрсәтмәләр бирелде, – ди ФАП мөдире.

Башка сайлау участокларында кебек үк, биредә дә клуб ишекләре 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев