Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бима авылының тыл һәм хезмәт ветераны туган көнен билгеләп үтә

Яңа елның беренче көнендә ул котлаулар кабул итә

.Бима авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ольга Исанаевага 93 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов аны гомер бәйрәме белән котладылар һәм Россия Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы Ленар Нургаяновның бүләкләрен тапшырдылар.

Ольга Николаевна гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган. 93 яшендә дә тик торуны белми. Йон эрли, оекбашлар бәйли. Бик тәмле камыр ризыклары пешерә. Ул кунакларны милли киемнән каршы алды.

- Һәр туган көн өчен сөенәм. Шушы яшемдә дә актив тормыш алып баруым - үзе зур бәхет, - диде ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев