Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Әгерҗелеләр өчен бәхет нәрсә ул?"

Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый

"Җитә аңа кайчак бер чәчәк”, дип язган Фәнис Яруллин. Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Ә сез беләсезме, бәхетнең үз көне бар: 2012 елдан бирле март аенда Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан газета укучыларыбызга “Ә сезнең өчен бәхет нәрсә ул?” дип мөрәҗәгать иттек.  

Гөлнара ГАЙФУЛЛИНА, Әгерҗе ЗАГСы бүлеге начальнигы:
–    Хатын-кыз, әни, кыз буларак, минем өчен иң зур бәхет – кадерле кешеләрем – әти-әнием, ирем, балаларымның янәшәмдә исән-сау булулары, әлбәттә. Кеше буларак, иң зур бәхет – ил-көннәребезнең тынычлыгы. Ә ЗАГС бүлеге җитәкчесе буларак, әти-әниләргә сабыйлары туу турындагы таныклык тапшыру – иң бәхетле мизгелләр. Беренче балага документ тапшырганда аеруча дулкынландыра. “Тәүге сабыегыз дөньяга килү белән котлыйбыз һәм аның тормышындагы беренче документны тапшырабыз. Ул бүгеннән җәмгыятебезнең тулы канлы гражданины” дигәч, кайбер әти-әниләрнең күзләрендә бәхет яшьләре җемелди. Яңа гаилә барлыкка килү һәм яшь парга бу хактагы документны тапшыру да – зур бәхет. 
Менә шулар барысы бергә тулы бәхетне тәшкил итә дә инде. Әле бик күп еллар бөтен килеш, ватмыйча саклыйсы иде аны.     

Дилүс КАМАЛЕТДИНОВ, Иж-Бәйки–Әгерҗе:
–    Бу сорауны ишетү белән беренче тапкыр әти булган көнем күз алдына килде. 1973 елның 23 августы, кызыбыз Гүзәл дөньяга килгән көн иде ул. Үземне бик бәхетле әти итеп тойдым ул чакта. Бала тудыру йортыннан чыккан, беренче тапкыр кызымны күргән бәхетле чаклар гомер буе онытылмый икән. Җәмәгатем Гөлсирә белән беренче тапкыр очрашкан көнемне дә бәхетле дип исәплим. Безнең авылга студентлар отряды составында килгән Әлки районы кызы ул. Гаилә коруыбызга киләсе елга 50 ел була инде. Улыбыз Рамил, аннан оныкларыбыз дөньяга килгән бәхетле мизгелләрне дә ничек онытасың?! Дүрт оныклы әби-бабай без, шөкер. Олы оныгыбыз үз гаиләсен корды инде. 
Аларның һәркайсы бәхетле булсын дип телим. 

Лениза ШӘРИПОВА, Салагыш авылы:
–    Ярты гасырга якын гомеремне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә буларак, мин “иң зур бәхет – үз эшеңне яратып, чын күңел биреп башкару ул”, дияр идем. Балаларның күзләрендә сиңа рәхмәт хисләре чагылуын күрү, үткәргән һәр чарада аларның ихлас катнашулары, үз фикерләрен дәлилләп, синең белән якын дус кебек аралашулары – гомер буе йөрәк түрендә саклана торган иң рәхәт хисләр. Эшләү дәверендә дүрт сыйныфны олы юлга озаттым. Әле хәзер дә үз балаларым кебек якын алар минем өчен. Шәкертләремә әйтәсе килгән сагыну сүзләремне шигъри юллар итеп тезәм: 
Көттем, көтәм, барыгыз да истә,
Сагынам сезне, бик нык яратам.
Мөмкин булса, һәрберегез өчен
Дәрес бирер идем яңадан. 
Ххх
Бәхет ул – кешенең эчке кичерешләре. Кем өчендер кибеттән күлмәк алу, ә кем өчендер фатирга яңа обой ябыштыру да – зур бәхет. Тәнең сәламәт, күңелең тыныч булса, югарыда телгә алганнарның барысы да – бәхет.
Һәркемгә үз бәхетен югалтмыйча яшәүләр насыйп булсын иде. 
Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев