Бөек Җиңү көне белән!
Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов котлый
Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән хөрмәтле ветераннар, яу кырында һәлак булганнарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары һәм районыбыз халкы! Сезне ихластан Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!
Халкыбыз авыр сынаулар аша тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп 1418 көнлек озын юл үткән Җиңү язын каршы алган 1945 елның 9 Маеннан соң 81 ел узды. Бу вакыт эчендә берничә буын алышуына да карамастан, әлеге тантаналы бәйрәмнең тәэсир көче арта гына бара.
Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бөек Ватан сугышының ачы җилләре һәр гаиләгә диярлек кагылып узды. Әгерҗе районыннан яу кырына 14042 кеше китә. Аларның 4573е һәлак була, 4947се хәбәрсез югала, 4522се туган якларга әйләнеп кайта.
Дәһшәтле көннәрдә берләшеп, үз гомерләрен кызганмыйча дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән, авырлык-сынауларны намус белән узган, соңыннан шәһәр-авылларны җимерекләрдән торгызган фронт һәм тыл батырлары фидакарьлеген буыннардан-буыннарга тапшыру – безнең бурыч.
Илебез Бөек Җиңү бәйрәмен катлаулы вәзгыятьтә каршылый. Хәрбиләр, шул исәптән әгерҗелеләр дә каһарман бабалары үрнәгендә махсус хәрби операция зонасында ил иминлеген саклыйлар. Хәрби егетләребез үз гаиләләренә, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
Бөек Җиңү көне уңаеннан барыгызга да чын күңелдән иминлек, сәламәтлек һәм озын гомер, ил-көннәребезгә тынычлык, аяз күк йөзе телим. Бәйрәм белән!
Әгерҗе муниципаль районы башлыгы
Ленар НУРГАЯНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев