Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне

22 сентябрьдә ел саен дөньяның бик күп илләрендә автомобильсез йөрү көннәре үткәрелә. Бу көнне машина, мотоцикл йөртүчеләргә транспорт чараларыннан баш тартып, җәяү йөрергә тәкъдим итәләр. Башка илләрдә бу тәкъдимгә кушылучылар булса да, бездә, язучы Мәһдиев әйтмешли, врәд ли, егетләр... Көннәр буе руль артында йөреп, җәяү йөрүдән бизеп барган заманда, кемнеңдер,...

22 сентябрьдә ел саен дөньяның бик күп илләрендә автомобильсез йөрү көннәре үткәрелә. Бу көнне машина, мотоцикл йөртүчеләргә транспорт чараларыннан баш тартып, җәяү йөрергә тәкъдим итәләр. Башка илләрдә бу тәкъдимгә кушылучылар булса да, бездә, язучы Мәһдиев әйтмешли, врәд ли, егетләр... Көннәр буе руль артында йөреп, җәяү йөрүдән бизеп барган заманда, кемнеңдер, машинасын куеп, урамнар буйлап тәпи-тәпи атлап китүенә бик шикләнәм. Әйдәгез, машина йөртүчеләрнең үзләреннән сорап карыйк. Һичьюгы 22 сентябрь көнне алар автомобильләрен куеп торырга ризамы?

Рәшит ӘЛМӨХӘММӘТОВ - ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы: "Гаишник" булмасам, машинага якын да килмәс идем, мөгаен. 20 ел инде руль артында бит. Туйдым! Әти мине 8 сыйныфта укыганда ук машина йөртергә өйрәткән иде.
Автомобильсез йөрү көнен мин бик хуплыйм. Эштә булмасам, бик теләп, әкрен генә шәһәр урамнары буйлап җәяү үтәр идем. Ә болай руль артында шәһәрнең матурлыгын, матур чәчәк клумбаларын да күрми калабыз бит. Соңгы елларда шәһәрдәшләребез, хәтта күп кенә мәктәп балалары да җәяү йөрүдән бөтенләй бизеп баралар. Әтиләре аларны иртән мәктәпкә илтеп куялар, төштән соң каршы алалар.Бигрәк тә ир-егетләр тормышларын машинасыз күз алдына да китермиләр. Хәтта якындагы кибеткә дә җәяү генә кереп чыгарга иренәләр. Дөрес, машина бүгенге мәшәкатьле тормышта бик уңайлы. Әмма бер генә көн машинаны кабызмыйча гына җәяү йөрергә булыр иде. Мин үзем дә 22 сентябрь көнне транспорт хуҗаларын җәяү йөрергә чакырам.
Сергей КОНСТАНТИНОВ - локомотив депосы машинисты: Хатыным өч ел элек "права" алган иде. Хәзер ул рәхәтләнеп машина йөртә. Ә минем бөтенләй руль артына утырасым килми. Миңа күбрәк поезд йөртү ошый. Ә болай рәхәт: кирәк җиргә хатын алып бара, алып кайта. Үзем машина йөртмәсәм дә хатын утырып чыгып киткәндә аның өчен борчылам. Чөнки хәзер "права"ны сатып алып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмичә чабучы яшьләр, халык телендә аларны чәйнекләр дип йөртәләр, бик күп бит. Ходаем юлларда бәла-казаларга юлыгырга язмасын беркемгә дә. Ә болай 22 сентябрь көнне әкрен генә җәяүләп шәһәр урамнары буйлап үтәргә була.
Лариса НЕКРАСОВА - автомәктәп бухгалтеры: Минем бер атна машинага утырмый җәяү йөреп караганым булды. Әмма кичкә җеп өзәрлек тә хәлем калмады. Мин Муса Җәлил урамында яшим. Эшкә шәһәр үзәгенә килергә. Аннан әнинең хәлен белергә Энгельска барырга кирәк. Менә шулай чабып йөреп аяксыз калдым бер атнада. Машинам исән булсын дидем шул чакта. Мин руль артында 44 ел инде. Балачактан ук мине курчаклар түгел, әткәйнең мотоциклы кызыксындыра иде. 19 яшемдә "права" алдым. Иң беренче эш итеп мотоциклны үзем сүтеп, җыйдым. Ә аннан соң "Москвич"лы булдым. Хәзер "Матиз"да җилдерәм генә. Мин дә бер генә көн машинасыз йөрү яклы. Урамга җәяү чыксаң, күпме танышларны очратасың, хәл-әхвәл белешәсең, шәһәрдәшләрнең өй алларындагы матур чәчәкләренә сокланып үтәсең.

Сүз уңаеннан: Статистик мәгълүматларга карганда, дөньяда автомобильләр көнсаен 3 мең кешене бәреп китә. Сулар һавабызны пычратуның 90 проценты автомобильләргә туры килә. Ләкин бездә автомобильдән баш тартучылар булырмы икән? Ә шулай да, әйдәгез, бөтендөнья акциясенә кушылып, 22 сентябрь көнне автомобильгә утырмыйча карыйк әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев