Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бразилиядә – Дөнья чемпионатында

Армспорт буенча дөнья чемпионатының Бразилиядә узуын һәм үземнең Россия җыелма командасы составында булуымны белгәч, шатлык-куанычымның иге-чиге булмады. Күп кенә илләрдә ярышларда булырга туры килсә дә, бу океан артындагы илдә сәяхәтемнең үзенчәлекле булачагына, онытылмаслык тәэсирләр калдырачагына шигем юк иде. Океан аша - Бразилиягә Мәскәүдә "Домодедово" аэропортында Дөнья чемпионатына баручы бер төркем...

Армспорт буенча дөнья чемпионатының Бразилиядә узуын һәм үземнең Россия җыелма командасы составында булуымны белгәч, шатлык-куанычымның иге-чиге булмады. Күп кенә илләрдә ярышларда булырга туры килсә дә, бу океан артындагы илдә сәяхәтемнең үзенчәлекле булачагына, онытылмаслык тәэсирләр калдырачагына шигем юк иде.
Океан аша - Бразилиягә

Мәскәүдә "Домодедово" аэропортында Дөнья чемпионатына баручы бер төркем спортчылар Мәскәү-Дубай рейсын түземсезлек белән көтәбез. Бразилиягә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша очуыбызны белгәч, икеләтә бәхет басты. Изге җиргә аяк басачакбыз, димәк, юлыбыз да уңышлы булыр.
Дубай шәһәренә иртәнге 6да килеп җитүгә карамастан, чыдап булмаслык эссе һава торышы каршы алды. Алда безне самолетта 14 сәгатьлек юл, океан аша Сан-Паулу штатына очу көтә. Җир уч төбендә генә кебек, ә болытлар безне гүя үз кочакларында хыял иленә алып баралар.
Бразилиянең Сан-Висента шәһәренә барып җиткәндә көн кичкә авыша иде. Шуңа карамастан, көн кояшлы, эссе. Безнең өчен ят булган илгә аяк басу күңелдә аңлатып булмаслык тәэсирләр, хис-кичерешләр тудырды. Вакыт ягыннан 7 сәгать аерма, юлдагы арыганлык та кәефне төшермәде.
Иң көчлеләр арасында
Сентябрь бездә көз ае булса, бразилиялеләр әле яз фасылын гына каршы алалар иде. Аларның язлары да безнең җәйне уздырып җибәрә. Көннәрнең бик эссе булуы безгә океанда су коенырга, пляжда кызынырга мөмкинлек бирде.
Без яшәгән Сан-Висента шәһәре чиста, матур, океан да якында гына. Ярышлардан соң шәһәр буйлап сәяхәт кылдык. Бразилиялеләрнең бик тә кунакчыл, ачык йөзле булулары, безгә хөрмәт белән караулары чит җирдә үзебезне ят кешеләр итеп тоярга урын калдырмады. Без аларның, алар безнең телне белмәсә дә, уртак телне тиз таптык.
Бразилиягә халыкара ярышларга Җир шарының 42 иленнән 670тән артык иң көчле, төрле дәрәҗәдәге спортчылары килгән иде. Мин 180нән артык спортчыны берләштергән Россия җыелма командасы составында катнаштым. Дөньяның иң көчле спортчылары җыелган ярышта үземне сынап каравым һәм анда сынатмавым, тәҗрибә туплавым минем өчен үзе зур бәхет иде. Чемпионатта юниорлар, инвалидлар, хатын-кызлар, ирләр һәм башка категорияләрдә көч сынашып, гомуми нәтиҗәләр буенча Россия командасы алтын медальләргә ия булды.
Бер атнадан артык вакыт бер мизгел кебек сизелмичә узып та китте. Дулкынланып көтеп алган ярыш та артта калды. Ә күңелдә гомер буена җитәрлек истәлек, күңелле мизгелләр, яңа танышлар, сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмаслык хис-кичерешләр калды.
Юлыбыз - туган якка
Без янәдән юлга кузгалдык. Монысында - туган ягыбызга. Дубай шәһәрендә тукталыш ясап, бер самолеттан икенчесенә күчеп утырдык. Төнге сәгать берләрдә килеп төшсәк тә, Дубайда эссе иде. Мәскәүгә очу вакыты иртәнге якта гына булганлыктан, Дубай буйлап сәяхәт итәргә дә вакыт булды. Безне автобус белән шәһәрнең иң матур, тарихи урыннарында йөрттеләр. Дубайның чисталыгына, матурлыгына таң калдык. Шәһәр буйлап сәяхәтебез төнлә булса да, урамнары якты, һәр бина төсле лампалар ярдәмендә яктыртылган. Дубайда иң ошаган урыннарның берсе шәһәрнең горурлыгы булган Хәлиф манарасы булды. Ул дөньяда иң биек биналарның берсе булып санала икән. Аның биеклеге - 700 метр. Хәзер ил белән идарә итүче шәех Мөхәммәд аны әтисе хөрмәтенә, ул үлгән көнгә туры китереп ачкан һәм "Хәлиф бурычы" дип атаган. Бина 160 каттан тора һәм халык телендә шәһәр эчендәге шәһәр дип атала. Монда - офислар, фатирлар, сәүдә үзәкләре, мәктәп, мәчет... "Атлантис" кунакханәсе, Җәмһүрият мәчете, "җырлап торучы" фонтаннар онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Рәхәт миңа үз илемдә
Боинг очкычы ап-ак кояшлы илдән үз ватаныма алып китте. Дубайдан алган хис-кичерешләребезне уртаклашып, андагы тормыш, яшәеш хакында фикер алышып, туган илебезгә кайтып җиткәнне сизми дә калганбыз.
Домодедово аэропорты... Мәскәүнең Казан вокзалы... Казан шәһәре вокзалы... Бөтенләй башка мохит, никадәр аерма. Шулай да кайда гына булсам да, нинди генә матурлыклар күрсәм дә, үз илеңдә, туган җиреңдә, туган авылыңда мең тапкыр рәхәтрәк.
Миңа Бразилиягә Дөнья чемпионатына бару өчен матди ярдәм күрсәткән "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы директоры Илгиз Хәйдәр улы Салиховка чын күңелдән зур рәхмәт!
Миләүшә ГЫЙМРАНОВА,
Көчек мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев