Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Бу афәтне җиңеп булмый

...Ул әбисе белән бабасының гомер буе җыйган мал-мөлкәтен берничә ай эчендә наркотикларга алыштырып бетерде, фатирын сатты. Якыннарын "муеннан" бурычка батырды. Алар бу хәсрәтләрне күтәрә алмыйча вакытсыз дөнья куйдылар. Кыз үзе дә артык доза кулланудан 25 яшендә дөнья белән хушлашты. ТР Министрлар Кабинетында узган Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең...

...Ул әбисе белән бабасының гомер буе җыйган мал-мөлкәтен берничә ай эчендә наркотикларга алыштырып бетерде, фатирын сатты. Якыннарын "муеннан" бурычка батырды. Алар бу хәсрәтләрне күтәрә алмыйча вакытсыз дөнья куйдылар. Кыз үзе дә артык доза кулланудан 25 яшендә дөнья белән хушлашты.
ТР Министрлар Кабинетында узган Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе һәм наркотикларга каршы комиссиянең коллегия утырышын видеоконференция режимында караганда, моннан 7 ел элек булган шушы вакыйга күңелдә кабат яңарды. Әйе, инде ничә еллар дәвамында "наркомания" дигән афәтне җиңү юллары табылмый. "Аны җиңеп булмый, тик ныклы контрольдә тотарга һәм нейтральләштерергә кирәк", - дип белдерде әлеге утырышта комиссия рәисе - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе начальнигы, якташыбыз Фаяз Шабаев идарәнең узган елдагы эшчәнлегенә тукталды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, героин кебек наркотикларга бәяләр бик күпкә арту яңа төр психоактив матдәләргә күчәргә этәргән. Шуларның берсе - кеше гәүдәсен кыска гына вакыт эчендә тере үлеккә әйләндерүче дезоморфин. "Дезоморфин куллануны чикләү максатыннан, Татарстан кодеинлы препаратларны бары тик рецепт буенча гына сату турында закон кабул итте. Шуның нәтиҗәсендә соңгы өч ел эчендә наркомания белән авыручылар саны ике тапкырга кимеде", - диде Фаяз Баянович.
Ә бездә хәлләр ничегрәк соң? Бу турыда район үзәк хастаханәсе психиатр-наркологы Виталий Караяни болай диде: "Безнең районда "наркомания" диагнозы белән 37 кеше исәптә тора. Алар арасында балалар да, яшүсмерләр дә юк. Ел саен диярлек 3-4 кешене исәпкә куябыз. Узган ел да шуның кадәр кеше исәпкә алынды, 6сы төшерелде.
Соңгы елларда 15 яшьлек һәм өлкәнрәк укучылар, студентлар арасында тест уздырабыз. 2012 елда шәһәр һәм авылларда яшәүче 1500дән артык яшүсмер тест узып, алар арасында наркоманнар булмавы ачыкланды. Тик яшүсмерләр арасында токсикомания тамыр җәюе тирән борчуга сала. Әлеге диагноз белән исәпкә куелучы яшүсмерләр булмаса да, тынычланырга урын юк. Ата-аналар үз балаларын күз уңыннан ычкындырмасыннар, аларның урамда кемнәр белән дуслашуын, һәр адымын ныклы контрольдә тотсыннар иде". Ни кызганыч, ата-аналар, дуслары арасында да инде упкынга төшеп баручы наркоман балаларына, туганнарына төрле юллар белән наркотик юлларга тырышучылар очрап тора. "Январь аенда гына да наркоконтроль хезмәткәрләре ТРның җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең оператив бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Менделеевскидагы төзәтү колониясенә наркотиклар алып керергә тырышуның өч очрагын чикли алды. Наркотикларны нинди юллар белән генә алып керергә тырышмыйлар. Йә чәй бөртекләре, йә кофега салып болгаталар, йә башка төр азык-төлек эченә яшерергә тырышалар. Әлеге колониядә Әгерҗе районыныннан хөкем ителгәннәр дә бар. Аларның әти-әниләренә, дус-туганнарына, танышларына мөрәҗәгать итәбез: зонага наркотиклар алып керергә тырышмагыз. Сез шул рәвешчә, үзегезнең дә, хөкем ителгәннең дә хәлен бары катлауландырасыз гына бит. Һәр төзәтү учреждениесендә наркоконтроль буенча тәҗрибәле белгечләр эшли. Аларга хөкем ителгәннәрнең дә, сезнең дә һәр алымыгыз, һәр адымыгыз яхшы таныш", - ди РФ наркотикларга каршы көрәш хезмәтенең Алабуга районара бүлеге идарәсе начальнигы Айрат Мөхәммәтҗанов.
Әйе, наркоманиягә каршы бергәләп көрәшкәндә генә аны "тезгендә" тотарга мөмкин. "Быелгы ел Татарстан өчен аеруча җаваплы. Чөнки Казанда җәйге Универсиада узачак. Бу дөньякүләм чара һәркемнең аеруча сизгер булуын таләп итә. Районнарда да полиция, прокуратура, наркоконтроль хезмәткәрләре бу юнәлештә кулга-кул тотынып көрәшергә тиеш. Район башлыклары исә аларның эшен ныклы контрольдә тотарга бурычлы", - дип мөрәҗәгать итте Президент киңәшмә ахырында.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев