Бу егетләр махсус операциягә җәлеп ителмәячәкләр
Яшәеш

Бу егетләр махсус операциягә җәлеп ителмәячәкләр

1 ноябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды

Бу чакырылышта Әгерҗе районыннан 30га якын егет армия сафларына алына. Аларның беренче төркеме 9 ноябрьдә Казанга – “Патриот“ республика хәрби пунктына озатылды. 

Әлеге чакырылышның үзенчәлекләре һәм яңалыклары нидән гыйбарәт? Бу турыда район хәрби комиссары Илгиз ГАЛИЕВ белән әңгәмә кордык.   

–    Илгиз Наилевич, гадәттә, хәрби хезмәткә чакырылыш 1 октябрьдә старт ала иде. Быел ул 1 ноябрьгә күчерелде. Сәбәбе нәрсәдә?
–    Чынлап та, көзен РФ Кораллы Көчләренә чакырылыш 1 октябрьдә башлана иде. Ләкин бу юлы өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә армиягә чакыру 1 ноябрьгә кадәр кичектерелде. Шулай булуга карамастан, ул, гадәттәгечә, 31 декабрьдә тәмамланачак. 

–    Чакырылышка бәйле рәвештә районда нинди эшләр алып барыла?
–    1 ноябрьдән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев рәислегендә хәрби комиссия эшли башлады. Армиягә чакырылучылар комиссия әгъзалары алдында “имтихан“ тотты. Бу юлы да өстенлек төрле уку йортларын тәмамлап эшләүче 20-22 яшьлек егетләргә бирелә. Шунысын да әйтергә кирәк, егетләр Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Курку, дулкынлану кебек хисләр сизелми. Алар барысы да медицина тикшерүләре уздылар. Әти-әниләр белән аерым әңгәмәләр дә уздырдык. 

–    Шулай да, илдәге вәзгыять уллары армиягә алыначак күп кенә әти-әниләрнең тынычлыгын алды. Бу уңайдан нәрсә әйтер идегез? 
–    Бу сорауга РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы баш оештыру-мобилизация идарәсенең дүртенче идарәсе башлыгы Владимир Цимлянский сүзләре белән җавап бирәсем килә: “Хәрби хезмәткә алынучы гражданнар Украинадагы махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәкләр. Хезмәт срогын тутырганнар яшәгән урыннарына җибәреләчәкләр“. Димәк, куркырга сәбәп юк. Бер ел элек солдат каешы буган җиде егет туган якларга кайтты инде. Бу чакырылышта китүчеләр дә хезмәт бурычларын төгәл бер ел үтәячәкләр. 


–    “Әниеңә шалтырат“ федераль программасы гамәлдә каламы?
–    Әлбәттә. Аның кысаларында армиягә китүчеләргә телефон өчен сим-карта тапшырыла. Солдатларга банк карталары да өләшәләр. Әлеге картага ай саен ике мең сум акча күчерелә. Ятимнәр өчен бу сумма өч мең сум тәшкил итә. 
Җыелу пунктларыннан кузгалганда егетләргә азык-төлек һәм кирәк-яраклар җыелмасы да бирелә. 

–    Райондашлар хезмәт итә торган хәрби частьлар белән элемтәдә торасызмы?
–    Хәрби бурычын үтәргә киткән һәр егетнең хәрби часте белән ныклы элемтәдә без. Райондашларның хәлләрен белешеп, хәрби хезмәтләренең ничек узуы турында кызыксынып торабыз. Хәрби частьтан алар турында яхшы хәбәрләр, Рәхмәт хатлары алу – иң күңелле мизгелләр. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда хәрби хезмәткә алынган күп кенә егетләребез физик яктан чыныккан, спорт белән дус булулары белән аерылып торалар. 

–    Соңгы ике елда чакырылышлар катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле чикләүләр шартларында узды. Саклану чаралары хәзер дә гамәлдәме?
–    Казанда җыелу пунктына килгәч егетләр коронавирус инфекциясенә тест узалар. Аны ике тапкыр үткәрү каралган. 

–    Армиягә китәчәк егетләргә теләкләрегез...
–    Элек-электән армия олы тормыш мәктәбе булып саналган. Ул мәктәп тәртипкә, төгәллеккә, якыннарның һәм вакытның кадерен белергә өйрәтә. Мин һәр егетнең Ватан алдындагы изге бурычын нәтиҗәле узып кайтуын телим. Иң мөһиме, алар әти-әниләре белән элемтәләрне өзмәсеннәр, туган якта кадерле кешеләренең аларны сагынып көтүләрен исләреннән чыгармасыннар иде. 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев