Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу кагыйдәләрне һәр әгерҗеле белергә тиеш

15 декабрьдән 10 январьга кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да, янгына каршы каты режим кертелә. Бу көннәрдә һәр оешма һәм учреждениедә, авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү ныклы контрольгә алына. Бу, беренче чиратта, пиротехникага кагыла. Пиротехника шартлату - малайларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Тик петардаларны кайда атарга мөмкин булуы...

15 декабрьдән 10 январьга кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да, янгына каршы каты режим кертелә. Бу көннәрдә һәр оешма һәм учреждениедә, авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү ныклы контрольгә алына. Бу, беренче чиратта, пиротехникага кагыла.

Пиротехника шартлату - малайларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Тик петардаларны кайда атарга мөмкин булуы турында аларның уйлап та караганы юктыр. Югыйсә, шуның аркасында күпме фаҗигаләр килеп чыга. Әйтик, узган елгы каникул вакытында пиротехник чаралардан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә Татарстанда 9 кеше зыян күргән. Шуның өчесе - Казанда. 9 яшьлек малайның бите һәм муены янган, ир-егет кулын яндырган, тагын берсе күз алмасына контузия алган. Чаллыда ике кеше кулын җәрәхәтләгән, тагын берсе маңгаен, икенчесе кулларын имгәткән. Бөгелмәдән бер яшүсмернең уң күзенә зыян килгән. Әлмәттән берәүнең бармаклары янган.

Һәр пиротехник чарадан файдалану буенча инструкция бар. Яңа ел бәйрәмнәре имин генә узсын дисәгез, әлеге инструкциядә язылганны төгәл үтәгез.

- Күпләр пиротехниканы бина эчендә, балконда шартлата. Ә бу һич тә ярамый. Кайберәүләр бина, транспорт, кешеләрдән нинди ераклыкта торырга кирәклеккә игътибар итми. Балаларның пиротехника атуын өлкәннәр күрми дә кала. Ә бу һич тә ярамый, - ди Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны начальнигы Айрат Шәйдуллин.

Янгын куркынычсызлыгы режимы кысаларында күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе һәм хокук саклау органы хезмәткәрләре шәһәр урамнарына күмәк рейдларга чыгалар. Шушы көннәрдә алты рейд уздырылып, дүрт очракта пиротехникадан дөрес файдаланмау очрагы ачыкланган һәм кисәтү ясалган инде.

Пиротехник әйберләр сатыла торган кибетләр һәм сәүдә нокталары да тикшерелә. Әгерҗедә ике сәүдә ноктасында шартлаткычларның тимер шкафларда сакланмавы ачыкланган. Һәр очрак буенча административ эш кузгатылган.

- Сәүдә нокталарында ут сүндергечләрнең, инструкцияләрнең булмавы, чыгу юлларына әйберләр куелу кебек тәртип бозулар да еш очрый. Хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмиләр. Пиротехника сату бүлекләре бинаның аскы катында урнашкан. Ә бу катгый рәвештә тыела, - ди Айрат Шәйдуллин.

Шәһәр башкарма комитеты карары белән янгын куркынычсызлыгы режимы кертелгән чорад пиротехник әйберләрне сәнәгать предприятиеләре, ягулык-энергетика комплексыннан 500 метрдан, торак йортлардан, халык күп була торган урыннардан, автомобиль юлларыннан 50 метрдан да якынрак урында кулланырга рөхсәт ителми. Ә Әгерҗедә пиротехник әйберләрдән файдалану урыны итеп ипподром һәм Яшәләр урамы тирәсендәге бушлык тәгаенләнгән.

Белешмә:

15 декабрь-10 январь көннәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме бермә-бер арта. Физик затлар өчен - 2-4 мең, вазифаи затларга - 5-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум штраф каралган.

Пиротехника алганда сертификатын, куллану срогын тикшерегез. Кимчелекләре булган пиротехниканы кулланмагыз. Шартлаткычлардан файдаланганда өстенә иелмәгез. Бу кагыйдәләрне олылар үзләре дә белергә, балаларына да аңлатырга тиеш.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев