Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу китап бер сулышта укыла, аннан аерылып булмый

600 битле бу китап бер сулышта укыла, аннан аерылып булмый. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турындагы китапның һәр битен укыган саен аны яңа яктан ачасың. Бер Шәхеснең тормышында ил һәм Татарстан күләмендәге күпме тарихи вакыйгалар бер-бер артлы күз алдыннан үтә... Бу дүшәмбедә Казан Кремлендә матбугат басмалары җитәкчеләренә Мәскәүдәге "Молодая гвардия"...

600 битле бу китап бер сулышта укыла, аннан аерылып булмый. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турындагы китапның һәр битен укыган саен аны яңа яктан ачасың. Бер Шәхеснең тормышында ил һәм Татарстан күләмендәге күпме тарихи вакыйгалар бер-бер артлы күз алдыннан үтә...

Бу дүшәмбедә Казан Кремлендә матбугат басмалары җитәкчеләренә Мәскәүдәге "Молодая гвардия" нәшриятында "Күренекле кешеләр тормышы" сериясендә нәшер ителгән "Минтимер Шаймиев. Биография продолжается..." китабын тәкъдим итү булды. Бу тантанада, матбугат ветераны буларак, миңа да катнашу бәхете елмайды.

ЯКТАШЫБЫЗНЫҢ ЗУР ХЕЗМӘТЕ

Әлеге зур хезмәтне журналист, язучы Игорь Цыбульский белән озак еллар Президентның матбугат хезмәтендә баш киңәшче булып эшләгән, хәзер Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның ярдәмчесе, якташыбыз, Нарат авылы кызы Нурсөя Шәйдуллина ике ел дәвамында әзерләгәннәр.

- Шундый бөек Шәхес турында китап язу авыр булдымы дип сорыйлар. Бу - бик җаваплы эш, әмма авыр булды димәс идем. Чөнки Минтимер Шәймиев Илбашы булганда мин аның матбугат хезмәтендә эшләдем. Аның бөтен эше, гамәлләре минем күз алдында барды. Минтимер Шәрипович нинди катлаулы 90нчы елларда республикабыз белән идарә иткәндә дә журналистлар өчен һәрвакыт ачык иде. Китапны әзерләгәндә дә ул һәр соравыбызга җавап бирергә вакыт тапты һәм ихлас булды. Укучыга аның тормышын тулысынча ачып бирүдә җәмәгате Сәкинә ханымның ярдәме гаять зур. Гомумән, бу китапны әзерләүдә без Минтимер Шәймиев белән бер чорда эшләгән бик күп шәхесләрнең олы ярдәмен тойдык, - диде Нурсөя Шәйдуллина.

Китап Минтимер Шәймиевның "Ил күләмендәге катлаулы вакытларда сезнең белән бергә башкарылган эшләремә, гамәлләремә биргән бәягез өчен рәхмәт. Мин начар кеше түгел, шул ук вакытта ул хәтле үк яхшы да түгелдермен" дигән сүзләр белән башланып китә. Тугыз бүлектән торган китапка Минтимер Шәймиев үткән бай тормыш юлы белән бергә ил, Татарстан язмышы да язылган. Кайберәүләр биографик язмаларны укырга бик яратмыйлар. Әмма Минтимер әфәнде турындагы китап бер дә ялыктыргыч түгел, биографик белешмәләр, сәяси вакыйгалар белән генә тулмаган. Анда - аның нәселе, балачагы, гаилә тормышыннан кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар, гаять тыгыз көндәлек эш көннәре, сезнең дә, безнең дә Шәймиев белән бергә үткән чор... Минтимер әфәнденең Киңәшчесе булган танылган тарихчы Рафаэль Хәкимов:

- Бу гади китап кына түгел, ул - энциклопедия. Китап киләчәктә дә тарихчыларның эшен җиңеләйтәчәк, - дип югары бәя бирде.

ӨСТӘЛ КИТАБЫ

Очрашуда чыгыш ясаучы тарихчылар, галимнәр, журналистлар Минтимер Шәрипович турындагы китап уку әсбабы булырга тиешлегенә кат-кат басым ясадылар. Аны һәр ата-ана, укытучы укырга тиеш. Анда гаилә кыйммәтләрен, гаилә традицияләрен, туганлыкны ничек кадерләүләрен күрәсең. Бу китап тарих укытучыларының өстәл китабына әйләнергә тиеш. Аны төрле дәрәҗәдәге һәр җитәкче кат-кат укып чыгарга һәм өстәлендә тотарга тиеш. Минтимер Шәймиевның җитәкчелек итү алымнары, гади халыкка мөнәсәбәте - властьтагылар өчен әйтеп бетергесез кыйммәтле дәрес ул. Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп:

- Властька теш-тырнагың белән ябышып ятарга кирәкми. Анда килгәнсең икән, җигелеп эшләргә кирәк. Кешеләрне яратмыйсың икән, властька килмәвең хәерле, - дигән сүзләрендә дә нинди тирән мәгънә ята.

КАРТ БАБАЙ БУЛДЫМ

Журналистларның "Беренче китапны автографыгыз белән кемгә бүләк иттегез?" дигән сорауга Минтимер әфәнде:

- Әлбәттә, Сәкинә ханымга. Картая барган саен җәмәгатеңне тагын да ныграк яратасың икән. Бер-береңне аеруча кадерләп яши башлыйсың, - диде.

Минтимер Шәрипович тагын бер шатлыгын хәбәр итте:

- 60 яшьлек юбилеема онык бүләк иткәннәр иде. Ә сиксәнемә якынлашканда статусымны үзгәрттеләр. Мин хәзер бабай гына түгел, карт бабай. Оныгым оныкчык бүләк итте, - дип сөенече белән уртаклашты.

Олуг юбилеена җиткәндә Минтимер Шәймиев журналистлар белән әнә шундый җылы очрашу уздырды, һәрберебезгә култамгасы куелган китабын бүләк итте.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев