Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Бүген Әгерҗе районында Бердәм сайлау көне

Районда өстәмә сайлаулар уза

Бүген Әгерҗедәге 8нче бермандатлы сайлау округы буенча “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлегенә депутат сайлау уза. 466нчы сайлау участогына шәһәрнең Димитров, Калинин, Г.Камал, Энергетиклар, Чехов, 50 лет Октября урамнарында яшәүчеләр беркетелгән. Барлыгы 922 сайлаучы.

Шуларның 13е - беренче тапкыр сайлауда катнашучы 18 яшьләре тулган сайлаучылар. Ә 14 сайлаучы алдан тавыш биргән. 
466нчы сайлау участогы иртәнге сәгать 7дә үз ишекләрен ачты. Сайлау комиссиясе әгъзалары беренче булып участокка килүчегә бүләк тапшырдылар. Сайлауда үз тавышларын беренче тапкыр бирәчәк яшь егет-кызлар өчен дә бүләкләр әзерләнгән.


Гомерен авыл хуҗалыгы тармагында эшләүгә багышлаган хезмәт ветераны Марс ага Шәйдуллин да участокка иң беренчеләрдән булып килде.


-    Гомер-гомергә сайлауга иртәнге сәгатьләрдә үк киләм. Бәйрәм бит ул. Чордашлар белән очрашып, хәл-әхвәл белешүе генә дә ни тора! Безнең округка сайланган депутат халык мәнфәгатьләрен кайгыртыр дип ышанам, - диде ул. 


Әгәр бу көнне сәламәтлегенә бәйле рәвештә сайлаучы участокка килә алмый икән, комиссия әгъзалары андыйларның өенә барачак. Моның өчен көндезге сәгать 2гә кадәр 22931 телефонына шалтыратырга гына кирәк.  


Бердәм тавыш бирү көнендә Әгерҗе районында шулай ук бермандатлы сайлау округы буенча Азево, 1, 2нче бермандатлы сайлау округы буенча Бима, 6нчы сайлау округы буенча Девятерня, 1нче сайлау окрыгу буенча Иске Эсләк авыл җирлекләре Советларына да депутатлар сайлау уза. 


Сайлау участоклары кичке сәгать 8гә кадәр эшлиләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев