Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бүген Әгерҗедә чангы сезоны ачылды

Чангы юлларына барлыгы 150 спорт сөюче чыкты

Бүген Әгерҗедә чангы сезоны ачылды. Чангы юлларына барлыгы 150 спорт сөюче чыкты.

Башка еллар белән чагыштырганда, быел Әгерҗе районында чангы сезоны иртәрәк ачылды. Чөнки кар ноябрь ахырында ук күпләп яуган иде. Чангы спортын яратучылар да шул вакытта ук ныклап шөгыльләнә башладылар.

Ә бүген чангычылар өчен, чын мәгънәсендә, иң яхшы көн, диделәр тренерлар. Һава температурасы 8-10 градус кына салкын. "Орешник" ял паркында агачлар ышыгында җил дә ул кадәр сизелми.

Чангы юлларында 7 яшьтәге балалардан алып пенсионерларга кадәр узыштылар. Стартны иң нәни катнашучы Савелий Акчурин бирде. Ул да, анын артыннан узышкан Даниил Шикалов та быел чангы секциясендә шөгыльләнә башлаганнар.

Әгерҗе спорт мәктәбендә, шәһәр һәм Бима мәктәпләрендә укучылар, шәһәрдәге хезмәт коллективларында эшләүчеләр, пенсионерлар - барлыгы 150 кеше чангы юлларына чыктылар. Аларны финишта кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев