Бүген Татарстанда «супер Ай» күреп булачак
Галим бу чорны Җирнең табигый иярченен күзәтү өчен иң яхшы вакыт дип атады
19 августта Татарстан халкы Мәскәү вакыты буенча 21:26 сәгатьтә «супер Ай» күзәтә алачак. Бу хакта В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Супер Ай дип традицион рәвештә тулы Ай Җиргә 362 мең километрдан да күбрәк якынлашкан, өстәвенә перигей (планетага аның иярчене орбитасының иң якын булган ноктасы) белән тулы Ай бер-берсеннән өч көннән дә артмаган аерма белән узган чорны атыйлар.
Галим бу чорны Җирнең табигый иярченен күзәтү өчен иң яхшы вакыт дип атады. «Ул вакытта Ай безнең планетага шактый якын булачак, шуңа күрә бик зур булып күренәчәк. Тулы Ай ярдәмендә Айның күренә торган ягындагы барлык объектларны да яхшы күреп булачак», - дип ассызыклады ул.
Августтагы супер Ай быел булачак мондый дүрт күренешнең беренчесе була. Аннару бу 17 сентябрь, 17 октябрь һәм 15 ноябрь көннәрендә көтелә.
Нефедьев КФУның астрономия обсерваториясендә 20:30 сәгатьтә төнге күрсәтү оештырылачагын әйтте. Күк йөзе аяз булса, теләүчеләр Ай һәм Сатурнны рефрактор телескоп аша карый алачак (бу Россиядәге иң зур визуаль телескоп, ә дөньяда нибары 26 шундый прибор калган, дип ачыклык кертте ул).
Хәер, Җирнең табигый иярчененең кратерларын, диңгезләр, океаннар һәм тауларны профессиональ булмаган телескоп аша да күреп булачак. Әмма күзәтүләрне шәһәр читендә, «яктылык пычранган» җирдән еракта үткәрү яхшырак, дип өстәде галим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев